Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Елмаеп алыйк

Ике чукрак-телсез очраша. Берсе бармак белән сорый:

– Эшләр ничек?

Икенчесе “дәшми” – бармаклар хәрәкәтсез.

Беренчесе янә ишарәли:

Ник дәшмисең?

Икенчесе кулын көч-хәл белән күтәреп:

– Кичә төне буе җыр җырладык, бармаклар арыган, – дип ишарәләгән ди.

***

Ресторанда бер ир официантны көтеп утыра. Бер сәгать, ике... Түзми ир, китә администратор янына:

– Менә бу чәчәкләр официантка!

– Ярар, мин аңа тапшырырын. Шул кадәр ошадымы ни?

– Юк, ул үлде шикелле.

***

Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар.

Улы: 

– Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем? 

– Кем? 

– Укытучы. 

– Каян белдең? 

– Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде.

***

       Әби, ә сугыш вакытында ипи юк иде мени?

       Юк иде шул, балакаем.

       Нәрсә, майны колбасага ягып ашарга туры килде мени?

***

Өстәл янында ире хатынын мактый:

       Салат бик тәмле! Үзең сатып алдыңмы?

Елмаеп алыйк әле

Ике бухгалтер хатын отчет төзеп утыра. Берсе икенчесеннән сорый:

– Син миннән ничә яшькә олырак әле?

– 2 ел да 3 кварталга...

* * *

Хатын-кызга бер нәрсә дә вәгъдә итмәгез! Барыбер аз булачак.

* * *

 – Культуралы кеше белән культурасыз кеше арасында нинди аерма бар?

– Культурасыз кеше шоколад сатып ала да, аны шунда ук ашап бетерә. Ә культуралы кеше бу шоколадны күтәреп, театрга китә.

* * *

Сары чәчле кыз кибеттә:

– Әйтегез әле, менә бу телефоннар арасында нинди аерма бар?

– Аның монысы – плеер, ә монысы – фотоаппарат, бөтен аерма шунда гына!

* * *

– Син 2012 елның 21 декабрендә Ахырзаман киләчәгенә ышанасыңмы?

– Ышанам, ләкин аның монысы да башкалары кебек сизелмичә узып китәр дип уйлыйм.

* * *

  Җиңел булып китсен өчен көчәнергә кирәк.

* * *

Хатыны – иренә:

– Син минем ирем булганга мин шулкадәр оялам, шуңа күрә яңа танышларыма һәрвакыт мин аның туганнан-туган сеңлесе дип әйтәм.

– Ә син минем ничек оялганны белсәң иде, шуңа күрә бөтен кешегә ул минем энем дип әйтәм.

* * *

Карт һәм зәңгәр булганчы, яшь һәм яшел булуың яхшырак.

* * *

Бу атнада ике тапкыр гына эчтем: берсендә дүрт көн, икенчесендә өч көн.

* * *

Яхшылык һәрвакыт начарлыкны җиңә. Шуңа күрә кем көчле – шул яхшы.

* * *

Иң мөһиме – ботинкадагы тишек носкидагы тишек белән туры килмәсен!

Елена Фатыйхова әзерләде.

Ике бухгалтер хатын отчет төзеп утыра. Берсе икенчесеннән сорый:

– Син миннән ничә яшькә олырак әле?

– 2 ел да 3 кварталга...

* * *

Хатын-кызга бер нәрсә дә вәгъдә итмәгез! Барыбер аз булачак.

* * *

 – Культуралы кеше белән культурасыз кеше арасында нинди аерма бар?

– Культурасыз кеше шоколад сатып ала да, аны шунда ук ашап бетерә. Ә культуралы кеше бу шоколадны күтәреп, театрга китә.

* * *

Сары чәчле кыз кибеттә:

– Әйтегез әле, менә бу телефоннар арасында нинди аерма бар?

– Аның монысы – плеер, ә монысы – фотоаппарат, бөтен аерма шунда гына!

* * *

– Син 2012 елның 21 декабрендә Ахырзаман киләчәгенә ышанасыңмы?

– Ышанам, ләкин аның монысы да башкалары кебек сизелмичә узып китәр дип уйлыйм.

* * *

  Җиңел булып китсен өчен көчәнергә кирәк.

* * *

Хатыны – иренә:

– Син минем ирем булганга мин шулкадәр оялам, шуңа күрә яңа танышларыма һәрвакыт мин аның туганнан-туган сеңлесе дип әйтәм.

– Ә син минем ничек оялганны белсәң иде, шуңа күрә бөтен кешегә ул минем энем дип әйтәм.

* * *

Карт һәм зәңгәр булганчы, яшь һәм яшел булуың яхшырак.

* * *

Бу атнада ике тапкыр гына эчтем: берсендә дүрт көн, икенчесендә өч көн.

* * *

Яхшылык һәрвакыт начарлыкны җиңә. Шуңа күрә кем көчле – шул яхшы.

* * *

Иң мөһиме – ботинкадагы тишек носкидагы тишек белән туры килмәсен!

Елена Фатыйхова әзерләде.

Хыяллар тормышка аша

Моның өчен кызлар декретта да тик утырмыйлар, эзләнеп, камилләшеп торалар, мавыгуларын һөнәр дәрәҗәсенә җиткерәләр. Гәзитебезнең ноябрь ае кунагы Ягафарова Лениза Рәфис кызы да шундый тиктормас җан, хыялларын тормышка ашырыр өчен үз өстендә даими эшләгән гап-гади татар кызы һәм... шул ук вакытта күпкырлы иҗади шәхес тә ул. Үзе чибәр ханым да, музыкант та, педагог та, ике бала әнисе дә, уңган хуҗабикә дә. Аның талантлары моның белән генә чикләнми. Күптән түгел генә ул балачак хыялын тормышка ашырган: визаж (бизәндерү) буенча курслар тәмамлаган.

– Үзең белән таныштырып үт әле, Лениза.

– Балтач районының Иске Балтач авылында туып-үстем. Һөнәрем буенча музыкант мин. Диплом алганнан соң сәнгать училищесына эшкә урнаштым, анда фортепиано һәм вокал дәресләрен алып бардым. Шуннан кияүгә чыктым. Декретта утырганда төрле мавыгулар барлыкка килде: үсемлекләр, бүлмә гөлләре, ә менә җәйдән визажга тартылам. Дөресен генә әйткәндә визаж, макияж белән мавыгуым балачактан ук килә. Барысын да бизәндерә идем. Һәм миңа бу шөгыль шулкадәр ошый иде.

Тулысынча:Хыяллар тормышка аша

Уенчыклар бәйләү остасы

Бүгенге көндә амигуруми – уенчыклар бәйләүнең гаять популяр юнәлеше. Бу сәнгатькә нигез салучылар – японнар. Амигуруми - аларның ыргак яки энәләр ярдәмендә нәни хайваннар, кешеләр, шулай ук төрле җансыз предметларны бәйләү сәнгате. Һәр бәйләнгән уенчык амигуруми була алмый, аларның берничә үзенчәлеге бар:
– Кечкенәләр. 1 см гына булган амигурумилар да бар (Дюймовочкадан да бәләкәчрәк). Уртача размер булып 7 см санала. 50 сантиметрлы алпамшалар да бар араларында, әлбәттә, әмма алар кагыйдәдән чыгарма булып торалар.
– Сөйкемлеләр. Амигурумилар һичсүзсез сөйкемле булырга, кешегә охшап торырга һәм төрле кәеф (шатлык, уйлану, сагыш һ.б.) чагылдырырга тиешләр.
– Гәүдә өлешләренең пропорциясезлеге. Кагыйдә буларак бу уенчыкларның зур һәм шарсыман башлары бәләкәй генә гәүдә, кул-аяклары я кыска, яки, киресенчә, озын була.
– Алар үзенчәлекле алым ярдәмендә бәйләнәләр: уенчыкның детальләре боҗра буенча тыгыз итеп һәм җөйләрсез бәйләнә.
Башта Япониядә япон мультфильмнары геройларының бәләкәй бәйләнгән копияләре популярлашып киткән. Тиздән интернет ярдәмендә әлеге кул эше бөтен дөньяга тарала һәм күпләрнең күңелен яулый. Безнең бүгенге кунагыбыз Альбина СӘЛМӘНОВА да амигуруминың фанатлары арасында.

Тулысынча:Уенчыклар бәйләү остасы

Онытырлар, димә...

Күкрәгендә җаны булганнар өчен тормыш дәвам итә. Көндәлек эш-мәшәкать, гаилә, балалар, дөнья малы... Халкыбызның мәңге тынмас сандугачы, ничә буын татарны моңнары белән елаткан һәм юаткан, яшәү көче биргән, кечкенә Салаюа авылын гына түгел, Тәтешлене, татар мәдәниятен бар дөньяга таныткан бөек Җырчыбыз, моң Алиһәсе, җыр иленең Патшабикәсе, ихлас һәм нечкә күңелле, үз-үзенә ифрат таләпчән, “кабатланмас һәм бердәнбер” Хәния Фәрхинең вафатына да 40 көн үтеп китте. Кызыл папкаларда ташка басылып мөһерләнгән түгел, ә чынлап торып Халык Җырчысы булды. Булды... Кичә генә үзе белән рәхәтләнеп сөйләшкән, аралашкан, уртак планнарда булган, эч серләреңне сөйләп бушанган, туганыңнан да якын кеше турында “иде” дип сөйләве бигрәк авыр икән. Күп кенә гәзит укучыларның исендәдер әле, 1990 елларда “Романтик” магнитофоннары чыкты. Алар белән һәр татар йортына диярлек Салават һәм Хәния моңы агылып керде. Әле андый кассеталарның кадерен белмәсәк тә, ул чакларда тавыш яздырылган тасмалар бик сирәк була һәм аларны сатып алу бәхет кошын тотуга тиң иде.

Тулысынча:Онытырлар, димә...

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>