Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Махсус техникалар гаебе белән былтыр республикада 52 юл һәлакәте теркәлеп, аларда 17 кеше һәлак булган

Бүген яшәешебезне техникасыз күз алдына да китереп булмый. Авылда да, шәһәрдә дә ике гаиләнең берсендә – җиңел машина, кайсыберләрдә әле аларның саны ике-өчкә җитә.
Хуҗалык эшләрен шәхси трактор, печән чапкыч, җыйгыч кебек “тимер атлар” белән башкаручылар да бихисап. Үз эше өчен үзйөрешле, арбалы махсус техника сатып алучылар саны артуын да күреп торабыз. Басуларда, төзелешләрдә, җитештерү тармакларында, юлларда нинди генә техника гөрләми.

Заманча техника эшләрне күпкә тизәйтә һәм җиңеләйтә. Әмма ул да, тере җан кебек, үзенә игътибар булуын, төзәтеп-майлап торуларын ярата. Вакытында хәстәрен күрмәсәң, “көе китүен” көт тә тор. Аннары инде күңелсез хәлләргә очравың да ихтимал. Төзек булмаган яисә тиешле таләпләргә туры килеп бетмәгән техника аркасында фаҗигаләр килеп чыгуы турында ишетеп торабыз. Ә бит һәр һәлакәт артында – кеше гомере, гаиләләр язмышы. Шуңа техниканың “сәламәтлеген” даими тикшереп тору, вакытында “дәвалауны” гадәти эшкә әверелдерү – үзебезнең иминлекне кайгырту ул. “Техниканың төзек булуы дәүләт тарафыннан үткәрелгән техник тикшерү өчен генә түгел, ә тәү чиратта үзең, якыннарың һәм калган кешеләр өчен мөһим икәнлеген аңларга кирәк”, – ди Башкортстан Республикасының “Гостехнадзор” инспекциясе җитәкчесе Ринат Сәхи улы Галимов. Бу фикерен ул тракторлар һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү буенча семинар-киңәшмәдә дә әйтте. Уфаның Ленин районы “Комстрой” җәмгыяте базасында үткән чарада юл төзелеше машиналарына техник күзәтү ясалды.
Әйтергә кирәк, юлларда эшләүче һәр техниканың төзек булуы аеруча мөһим. Чөнки алар яныннан күпме машина, җәяүлелер үтеп йөри. Шуңа алар белән идарә итүче механизаторлар үзләре өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучы калганнар өчен дә җаваплылык тоеп эшләргә тиеш. Эшкә чыгарга рөхсәт бирүче вазифалы кешеләрдән дә зур игътибар сорала. Әйтик, үзйөрешле һәм арбалы машиналарның кайсыберләре сәгатенә 60 километр тизлек белән генә йөрергә сәләтле, шәһәрдәге машиналар агымына комачау тудырмас өчен алардагы һәр детальнең төзек булуы мөһим. Шуңа әлеге семинар вакытында Дәүләт техник күзәтүе инспекциясенең Уфа буенча белгечләре һәр “тимер ат”ны энә күзеннән үткәрде. Әхмәт Әбүбәкеров, Иршат Магазов, Виктор Гильзер, Андрей Сергеев, Илнар Галиев кебек тәҗрибәле белгечләр тикшергәндә бер кимчелекне дә яшереп калдырып булмый. Махсус тикшерү җайланмалары ярдәмендә техника торышына тагын да төгәлрәк бәя бирелде. Механизаторлар яхшы әзерләнгән иде: документлары тәртиптә, техникалары көйле. 25 катнашучының берсе генә сынауны тапшыра алмады. Гомумән алганда, тикшерү нәтиҗәсе уңай бәяләнде. Техника өчен җаваплы җитәкчеләр, инженерларның да хезмәте билгеләнде. Әйткәндәй, бу көнне техкүзәтү үтү турында таныклыклар компьютер ярдәмендә урында ук әзерләнеп тапшырылды. Элекке кебек икешәр атна көтеп, барып алып йөрисе дә түгел.
Юл төзелешендә өченче ел эшләүче механизатор Илфат Имангуловтан экскаватор төягечеңнең кәефсезләнгән чаклары еш буламы дип кызыксынам. “Вакытында көйләп-ремонтлап торсаң, техника да, кеше кебек, күңелләнеп эшли. Яңа булса да, һәр көн тикшереп чыгам. Уфа районының Михайловка авылындагы һөнәри лицейда укыганда да моңа өйрәттеләр. Иң башта хәвефсезлек булырга тиеш”, – дип җаваплады ул.
Иминлек – тәү чиратта. Кемнеңдер тормыш иптәше, я булмаса әтисе, абыйсы, энесе, якыны, танышы көн саен махсус машиналарның руле артына утыра. Аларның иртән сау-сәламәт чыгып киткән кебек, кичен исән-сау кайтып керүләре техник хәвефсезлеккә бәйле.
Әйткәндәй, “Гостехнадзор” инспекциясе авыл хуҗалыгы, юл төзелеше, нефть һәм газ өлкәсендә эшләүче, төзелеш оешмаларындагы үзйөрешле техникаларга күзәтчелек итә. Бүгенге көнгә республикада мондый техниканың саны 95 меңнән артып киткән. Аның 51 проценты – шәхси кулларда. Агросәнәгать тармагына 22 процент туры килә. Калган 27 процент техника – юл төзелеше, сәнәгать, коммуналь хуҗалыгы, нефть, газ тармагында. “Гостехнадзор” белгечләре ел саен яз-җәй айларында 4 мең ярымга якын предприятиенең техникасын тикшерә. Аларга өстәп, планнан тыш кисәтү тикшерүләре дә оештырыла. “Былтыр профилактик тикшерүләр вакытында башкалада 250 тракторчы-машинист һәм җитәкче вазифа биләгән 84 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды, – ди Ринат Галимов. – Ни өчен җитәкчеләр, дисезме? Чөнки эшкә чыгарга нәкъ алар рөхсәт биргән”. Ә 61 очракта махсус техника йөртүгә таныклык булмаган. “Кызганычка каршы, безнең җәмгыятьтә трактор руле артына таныклыктан башка да утырырга ярый дигән ялгыш фикер йөрүе әле дә дәвам итә. Моның һәлакәтләргә, кешеләрне җәрәхәтләүгә китерүләре бар”, – ди Ринат Сәхи улы. Шулай ук арбаларга, тагылмаларга да җиңел караш яшәп килә әле. Ычкынып киткән арбаларның кешеләр өстенә менеп китү очраклары – моңа ачык дәлил. Узган ел республикада махсус техника аркасында 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның 17-се үлем очрагына китергән. Мондый һәлакәтләрдә җәрәхәт алучылар саны ел саен кими барса да, уйланырга урын бар әле...
Әгәр механизаторларның иминлеге беренче урынга куелса, техника торышына җитди игътибар булса, кадрлар җитешмәү мәсьәләсе дә бераз хәл ителер иде дигән фикердә “Гостехнадзор” җитәкчесе. “Авыл хуҗалыгы тармагында 30 процентка якын механизаторлар җитми. Сездә дә бит, 26-28 мең хезмәт хакы булып та, бу проблема бар”, – диде ул семинарга җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. Ә үз кулы астында эшләгән инспекторларга ул техниканы тикшерүгә гаять тә җитди карарга һәм, бернинди йомшаклык күрсәтми, кагыйдә таләпләренә ярашлы һәр нәрсәне энә күзеннән үткәрүне таләп итә.
Әйе, техника яшәешебезне җиңеләйтә, шуның белән бергә куркыныч тудырырга да сәләтле. Руль артына утырганда үзебезнең генә түгел, юл йөрүче башка-
ларның иминлеге дә безнең кулда икәнлеген онытмасак иде.

P.S. 18 апрель – Русиянең Дәүләт техник күзәтүе хезмәте барлыкка килгән көн. Быел аңа 60 ел.
Язгөл САФИНА.
Автор фотосурәтләре.