Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кыйгы районында полиция участковыйлары бүлеге начальнигы Альберт Зиннәтуллинның үле гәүдәсе табылган. Үлеменең сәбәбе, алдан фаразлаулар буенча, үз-үзенә кул салу.

Полиция хезмәткәрләре арасында үз-үзенә кул салучылар очрагы ник арта?

Полиция хезмәткәре якты дөнья белән хушлашыр алдыннан “Барсы да туйдырды” дигән язу язып калдырган. Аның хатыны, өч баласы булган...
Кызганычка каршы, хокук сакчылары арасында бу беренче генә үз-үзенә кул салу очрагы түгел. 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Благовещен районында өлкән оперуполномоченный 35 яшьлек Влад Шиляев үз теләге белән якты дөньядан киткән иде. Аның хушлашу хатын Вконтакте челтәрендә бастырып чыгардылар. “Благовещен районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигына зур рәхмәт. Бер сарыктан җиде тапкыр тире салдырмыйлар. Ничек телисез, шулай яшәгез. Минем кемгә шулай дип әйткәнемне ул кеше аңлаячак. Эшләр өчен бензин белән машина бирегез”, – диеп язылган булган анда. Хатның ахырын тикшерүчеләр башкалар хөкеменә чыгармады, аны шәхси кешегә язылган дип атадылар.
2016 елның октябрь аенда Уфа шәһәрендә эш кабинетында 34 яшьлек тикшерүче Илгизәр Ишмөхәммәтов үзенең гомерен өзде. Ул үләр алдыннан видеомөрәҗәгать төшерә һәм анда тәфсилләп үзенең эшендәге нечкәлекләр турында сөйли.
Гомере буе Эчке эшләр министрлыгында эшләп пенсиягә чыккан Владимир Маслов әйтүенчә, хокук саклау органнарына эшкә урнашканда да, аннан соң да даими рәвештә хезмәткәрләр психофизиологик тестлар, тикшерүләр үтеп торалар.
– Үз-үзенә кул салулар – билгесезлектән килеп чыга, – дип саный ул. – Булачак реформа, хезмәт вакытын озайтулары турындагы имеш-мимешләр, җитәкчелекнең кеше аңламас таләпләре һәм башкалар психикага нык тәэсир итә. Шәһәрдә утыручы җитәкчеләр авыл җирлегендә эшләүче участковыйларның эш нечкәлекләрен аңламый. Бу вакытта кеше стрессларга каршы тора алмый, кызганычка каршы. Өендә дә проблемалары өстәлсә... Әтиләре көне-төне эштә, балаларына әти тәрбиясе, контроль җитешми...
Мәскәү шәһәрендә эшләүче полицейскийлар 2016 елда ук артык күп эшләүдән нерв системалары какшауга, кадрлар җитешмәүгә һәм җитәкчеләрнең агрессив булуына шикаять белдергән иде. Алар ярдәм сорап профсоюз оешмаларына мөрәҗәгать иттеләр. Дознаватель белән тикшерүченең эш көне 16 сәгатькә кадәр барып баса. Алар кәгазь боткасына батуларына зарланалар. Эш сменалары тәмамланган хезмәткәрләрнең коралларын кабул итмичә өйгә кайтармый тоткан очраклар да бар, диләр алар. Шунлыктан полиция хезмәткәрләренең корал белән өйләренә кайтып киткән очраклары да була икән. Профсоюзга язылган хатта күп хокук сакчыларының нерв киеренкелегәндә булулары, үз-үзләренә кул салыр дәрәҗәгә җитүләре турында хәбәр ителә.
Бер атна эчендә дүрт полицейскийның үз-үзенә кул салуы уйландырырлык хәл. Төмән өлкәсендә участковый, Ростов өлкәсендә бер көнне ике хезмәткәр, (берсе –җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләүче 33 яшьлек опер, икенчесе – юл-патруль хезмәткәре, 36 яшьлек өлкән лейтенант) якты дөнья белән хушлаштылар. Шул ук көнне Мәскәү шәһәре эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Алексей Шулагин: “Әти, мин барсыннан да туйдым”, – дигән язу калдырып фани дөньядан китеп барды...
Иркутскида 30 яшьлек тикшерүченең гомере вакытсыз өзелде...
Бу исемлекне күп дәвам итәргә була. Русия статистика идарәсе 2017 елда илдә 14,4 мең кешенең үз-үзенә кул салуы турында хәбәр итә, әмма аларны һөнәри билгеләр белән бүлмиләр. Русиядә үз-үзләренә кул салучылар агуланып, башка кеше кулыннан үтерелгәннәрдән дә күбрәк. Мәскәү шәһәре хокук сакчылары профсоюзы фаразлары буенча, елына якынча 200-400 полиция хезмәткәре үз-үзенә кул сала. Иң күбе 1994 елга туры килгән: ул вакытта 341 погонлы кеше якты дөньядан үз теләге белән киткән булган. Аннан саннар түбәнәюгә таба китә: 1997 елда – 198, 1998 елда – 187, 1999 елда 186 полицейскийны югалтканбыз. Бүген тагын 90нчы еллар кабатлана башладымыни дигән шомлы сорау күңелне телеп үтә. Волгоград дәүләт университетының профессоры, полиция хезмәткәрләре арасында үз-үзләренә кул салу күренешен тикшерүче Александр Сухинин фикеренчә, 2000 нче еллардан соң бу сан тагын күбәя башлаган. Якты дөнья белән нигездә 30-40 яшьлек полицейскилар хушлаша.
Нәрсә этәрә мондый адымга кеше гомерләре сагында торган хокук саклаучыларын?
Профессор Сухинин 2 341 үз-үзенә кул салу очрагын тикшергәннән соң, мондый адымга баруның биш сәбәбен атаган. Беренчедән, хокук саклау органнарына гына хас булган җитәкчеләр белән хезмәткәрләр арасындагы мөнәсәбәт. Нәкъ шуның аркасында 13 процент полиция хезмәткәре кискен адымга бара. Эчке эшләр министрлыгында кырыс субординация хөкем сөрә, икенче төрле әйткәндә, һәркем үз урынын белә. Кече состав хезмәткәрләре җитәкчеләр алдында көчсез һәм яклаучысыз. Отгул сорап кергән өчен дә җитәкчедән йодрык эләгергә мөмкин, андый кимсетүләрне бөтен кеше дә күтәрә алмый. Күп очракта җитәкчеләр артык күп таләпләр куялар, әйтик, судка тапшырылган эшләрнең күләмен арттыралар. Тикшерүчеләр ул кадәр эш күләменә әзер түгел булып чыга. Шуның өстәвенә җитәкченең: “Бар, эшли алмасаң кабинетыңнан чык та үзеңне атып үтер!” – дип әйтүе...
Икенче сәбәп – шәхси һәм гаилә проблемалары. Бу сәбәп аркасында 40-60 процент полиция хезмәткәре үз-үзенә кул сала. Хатынының хыянәтен кичерә алмый, көнләшүләр, бәхетсез мәхәббәт гомер өзелүгә сәбәп була.
Өченче сәбәп – хокук сакчысы үзенең гамәлләре өчен җаваплылыкка тарттырылудан курка. Әйтик, исерек килеш руль артына утырган полицейскийны хезмәттәшләре тотса, гарьлегеннән куркып үз-үзенә кул салу очраклары бар.
Профессор Сухинин дүртенче сәбәп итеп матди авырлыкны атый. Еш кына полицейскийлар эш хакы күбрәк булган яисә җиңелрәк хезмәткә, бүлеккә күчерүне сорап мөрәҗәгать итә һәм җитәкчеләр тарафыннан кире җавап ала. Банк алдында булган бурычларын, кредитларын түли алмау куркынычы килеп басканда алар башка юл күрми, куллары коралга үрелә...
Соңгы сәбәп – полиция хезмәткәренең сәламәтлегенә, тышкы кыяфәтенә бәйле кимчелекләре.
Полиция хезмәткәре үз-үзенә кул салганнан соң Тикшерү комитеты җинаять эше ача, әмма озак вакыт үтми, аның гамәлендә җинаять составы булмау сәбәпле, аны ябып куялар. Әле үз-үзенә кул салган полиция хезмәткәренең эше буенча бер генә хөкем карары да чыкканы юк, диләр. Кем аны җиткергән мондый хәлгә? Тикшереп торуның кирәге юк дип саныйлар. Үлгән артыннан үлеп булмый, тыныч йокласын, урыны җәннәттә булсын, диләр дә эшенә нокта куялар...
Белгечләр бу хәлдән котылу өчен Эчке эшләр системасын тулысынча үзгәртергә кирәк диләр. Җинаять эшен судка җибәргәнче тикшерүчегә әллә күпме белешмә җыярга, экспертизалар үткәрергә туры килә. Экспертлар җитешми, эш озакка сузыла, судка барып җитә алмый вакыт үтә. “Шуңа да тикшерүчеләр кайбер имзаларны үзләре генә куярга мәҗбүр. Бу бит закон бозу, тотылса, аның үзен төрмәгә утыртачаклар. Мондый имзалар турында җитәкчеләр, әлбәттә, белеп тора һәм хезмәткәрен эштән җибәрмәс өчен шантаж итеп куллана. Системаны гадиләштерми торып, без нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз”, – ди “Омбудсмен полиции” адми-нистраторы Владимир Воронцов.

Эльвира Әсәдуллина.