Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Авыл баласының холык-фигыле шулай корылган инде. Кайда гына яшәсә дә, күңеле һәрчак туган төбәгенә, ата-бабалары яшәгән нигезгә тартыла. Миякә районының Җилдәр авылында яшәүче Рәис Мөхәммәтшин да шундыйлар затыннан. Уфа авиация институтында югары белем алып, инженер-техник белгечлеге буенча эшли башласа да, авыл тормышы үзенә тарта. Әтисе янында йөреп умартачы һөнәре серләрен өйрәнгән егет бу шөгыльгә җитди тотына. Хәзер аның ике умарталыгында 300-гә якын умартасы бар. Алардан һәр елны, нинди генә һава торышы булса да, зур уңыш ала. Быел да тырыш хезмәт үзенең мул җимешләрен биргән.

Миякә якларының мул чәчәкле болыннары һәм урманнары умартачылык белән шөгыльләнү өчен бик кулай. Шуың өчен биредә күпләр татлы һөнәрне үз итә. Рәис Мөхәммәтшин да умартачылыкны гаилә һөнәре ди. Әтисе эшен дәвам итә ул. Быелгы ел табигать шартлары умартачылык өчен бик уңайлы булмады. Әмма Рәис ага зарланмый. Һәр нәрсәне алдан хәстәрләсәң, уңыш яхшы була ди.
Уңган кеше һәр нәрсәдә уңган була. Рәис ага да шундыйлардан. Балта эшләренә дә осталыгы бар. Умарталарны да, сәнгать үрнәгенә тиң утыргычларны да, өстәлләрне дә ясый ала ул.
Башкортстанда байтак еллардан умартачыларның осталык бәйгеләре оештырыла. Рәис ага да аларда бик теләп катнаша һәм җиңүләр яулый. Бай тәҗрибәсен яшьләр белән дә уртаклаша. Авылдашлары, райондашлары да хөрмәт итә Рәис аганы. Тырышлыгы, уңганлыгы, башкаларга ярдәмгә килергә атлыгып торуы өчен. Авылдашлары Илдар Минһаҗев, Фариз Рәхимов һәм башка бик күпләр аның хакында “үзе дә умарта корты кебек тырыш” диләр.
Кар эрү белән эшкә тотынган һәм татлы ризыкны тәмләп караганга кадәр күпме хезмәт салынуын умартачы үзе генә белә. "Бал ашыйсың килсә, беренче чиратта үзеңә бал корты кебек, хәтта аннан да тырышрак булырга кирәк", – ди умартачы Рәис ага.
Умарта карау серләре белән бераз таныш кеше буларак, мин дә бу сүзләрнең дөреслеген дәлилләп әйтә алам.
Умартачылыкта илле елга якын тәҗрибәсе булган Рәис ага бүгенге көндә дә эзләнүдән туктамый. Үз һөнәрендә әледән-әле яңалыклар кертә.
Кортларны зарарлы магнит дулкыннардан саклау, аларны авырулардан дәвалау буенча үзе генә уйлап тапкан эш-гамәлләре бар.
Без билгеле умартачы белән кояш чыгып, малларны көтүгә озату белән үк очрашырга сүз куештык. Чөнки аны башка вакыт өйдә очратуы мөмкин дә түгел. Умартачыларның кызу урак өсте – бал аерту чоры – башланды бит.
– Рәис ага, быел бал аз дип ишеттем, сездә уңыш ничегрәк?
– Быел безнең якларда, бигрәк тә Миякә, Бишбүләк районнарында яңгырлар азрак булды. Шифалы чәчәкләр дә сирәгрәк. Көчле оялар гына бал җыя алды, шуңа азрак чыга. Июнь ае салкын булды, нектар барлыкка килмәде. Ана кортлар, үзләренә дә ашарга ташый алмагач, йомырка салмадылар. Кортлар аз булгач, бал да аз. Аннары бал җыйган вакытта көннәр бик җилле торды, күп кенә кортлар югалып бетте. Бу да корт оясының көчсезләнүенә китерде. Шулай да умарталарны тиешенчә тәрбияләп, ярдәм итеп торгач, ярыйсы гына уңыш алуга өмет итә алабыз.
– Рәис ага, умарта асраучы туганнардан "соңгы елларда читтән китерелгән эре, сары буйлы һәм кара кортлар ояны баса, безнең кортларны үтерә" дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Алар безнең кортларны үтерердәй булгач, көчлерәк булып чыгамыни?
– Үзебезнең кортларны асрарга кирәк. Читтән китерелгән кортлар белән безнекеләр кушылгач, усал токым барлыкка килә. Бу күренеш еш очрый башлады. Яңа гына умартачылыкны эшкуарлык итәргә тырышучы яшьләр шуларны алып үрчетмәкче, чөнки аларны очсызракка китереп саталар. Ләкин аның зур минуслары бар. Алар күбрәк җылы яклардан китерелә бит, шуңа да безнең кышларны кышлый, климатка яраклаша алмыйлар.
Бу кортлар март аенда ук оча башларга күнеккән, Кавказ, Казахстан, Кыргызстан климатына яраклашкан. Бездә үрчетә башлаган кешеләрнең кортлары иртә яздан, көннәр җылынмас алдан чыгып очып үлеп беткән очраклары да күп. Шуңа күрә үзебезнең кортларны сакларга кирәк, чөнки алардан да яхшы токым юк. Ә моның өчен табигатьне, җирне яратырга кирәк. Соңгы елларда дистәләгән умарта үлде дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Моны мин кырга сибелгән агудан күрәм. Җирне дә, кортларны да бетерәләр. Элек бөтен әйбер контрольдә иде. Агуны билгеле бер чорда, тәүлекнең билгеле бер сәгатендә, химиянең күләмен кат-кат тикшереп, һәм башка кагыйдәләр истә тотылып сибелә иде. Хәзер исә кортлар бал җыйганда сибәләр. Зур-зур техникалар аны ике-өч метр биеклектән сиптерә. Гадәттә, кортлар бал җыеп кайтканда шундый ук биеклектә оча һәм агуга эләгә. Бөтен бәла дә шунда. Умартачылар белән фермерлар арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне, үсемлекләрне серкәләндерү, агуны килешү буенча бер вакытта гына сибү, кортларны саклау эшләрен җайга салырга кирәк. Кешенең намусы юк икән, димәк, көчле контроль кирәк. Шунсыз кортларны саклап алып калып булмаячак.
– Сез инде илле еллап умарта карыйсыз. Бу һөнәрне сайларга теләгән яшьләргә нинди теләкләр, киңәшләрегез бар?
– Әйе, соңгы елларда яшьләр арасында умартачы һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр саны арта бара. Эшкуар булам дип уйлаган яшьләрнең күбесе банктан зур кредит алып, күпләп умарта сатып алам да тиз генә байыйм дип уйлый. Киңәшем шул, зур кредитка батмагыз. Умартаны аны йөзәрләп түгел, ә унарлап арттыра барырга кирәк. Бер көндә умартачы булып китеп булмый. Ул эшкә бик зур сабырлык белән өйрәнәләр һәм ул гасырлар дәвамында, буыннан-буынга тапшырылучы изге һөнәр. Шуны истән чыгармасыннар иде. Китаптан укып кына чын умартачы булып булмый. Өлкән умартачылардан тәҗрибә тупларга кирәк. Моның өчен умарталыкка барып көннәр буе кортлар арасында кайнашырга кирәк. Тәҗрибәле, чын умартачы конкуренциядән курыкмый ул, килсеннәр һәм өйрәнсеннәр. Чын дөресен әйткәндә, әгәр дә без Республиканы бөтен дөньяга билгеле бал иле итеп күрсәтергә теләсәк, һөнәри умартачылар әзерләүне арттырырга, гамәли тәҗрибә уртаклаша алырлык уку- укыту үзәкләре оештырырга тиешбез.
– Рәис ага, бу күз күнекмәгәнрәк умарталарны кайдан алдыгыз?
– Ә болары минем "соңгы өмет" дип исемләнгән умарталарым. Умартачылар башлыча өлкән кешеләр бит инде, үзем дә җитмештән өстәмен. Шуңа күрә дә күтәрергә һәм эшләргә җиңелрәк булсын дип, 40 см киңлектәге 8 рам сыярлык умарталар ясый башладым. Соңрак, минем үрнәктә, башка умартачылар да эшкә керешеп киттеләр. Берничә елдан мондый умарталарны "Пчеловод" журналында күреп алдым. Анда аны "пенсионер" дип атаганнар. Менә шундый тарихы бар аның. Аннары мондый умарталардан күбрәк бал алуга ирешә башладым. Кортларның да кешеләр кебек төрлесе бар бит, эшләгәннәре бар, бар ялкавы. Оя таррак һәм кечерәк булган саен, анда кортлар саны да азрак була. Азрак кортлар белән ана корт яхшырак һәм җитезрәк идарә итә. Нәтиҗәдә, хезмәт җитештерүчәнлеге бермәбер арта. Димәк, табыш та арта һәм умартаны күчереп йөртүе дә җиңел.
– Рәис ага, 18 августта Республиканың Бөрҗән районында дөньяның барлык умартачылары җыелачак. Анда
"Бөрҗән балы – башкорт даны" халыкара этнофестиваль үтәчәк. Сез дә катнашасызмы бу чарада?
– Катнашырга теләк зур ул. Гомумән, андый чараларда катнашу бик файдалы. Умартачылар, умартачылык кирәк-яраклары җитештерүчеләре арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданы бит ул. Әйткәнемчә, китаптан укып кына умартачы булып китә алмыйсың, моның өчен киңәшләшеп, аралашып яшәргә кирәк.

Русиядә соңгы ун елда бал кортлары 40 процентка кимегән. «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшерү университеты белгечләре шундый саннар китерә, дип яза «Российская газета». Бездә генә түгел, бөтен дөнья буенча күзәтелә икән бу хәл.
Америкада кыргый бал кортларының – 90, хуҗалыкта асрала торганнарының 80 проценты үлеп беткән. Мондый тенденция сакланса, 2035 елга кортлар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Ә алар булмаса, агрокультураларның өчтән бер өлешен үстереп булмаячак, чөнки кортлар авыл хуҗалыгының 75 процент культурасын, шул исәптән алмагач, башка җиләк-җимеш агачларын да серкәләндерә. Алай гына да түгел, кортлар бетү аркасында, экологик катастрофа барлыкка килмәгәе. Эйнштейн үз вакытында язып калдырганча, бал кортлары үлеп бетсә, кешелек дөньясы дүрт кенә ел яши ала.
Проблеманың шактый куркыныч булуын аңлап, Берләшкән Милләтләр Оешмасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек оешмасы быел беренче тапкыр 20 майда Бөтендөнья бал кортлары көнен билгеләп узды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә пестицидлардан файдалану буенча кагыйдәләр – Халыкара кодекс та эшләнде.
Европада берничә ел элек чүп үләннәренә каршы глифосат нигезендә эшләнгән гербицидларны куллануны тыйганнар. Дөньядагы иң эре сәүдә челтәре дә мондый гербицидны сатмый башлаган. Россиядә исә әлеге препаратлар Белгород өлкәсендә генә файдаланылмый.


Рәдиф Фәтхи.
Автор фотолары.