Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Чит ил банкларына кем күпме акча сала?

Бүген дөньяда байлар белән ярлылар арасындагы упкын тирәнәйгәннән-тирәнәя – байлар баеганнан-байый, ярлылар ярлыланганнан-ярлылана.

Уйланыр өчен бер факт: 2010 елда дөньядагы иң бай 388 кешенең акчасы иң ярлы 3,6 миллиард халыкның акчасына тиң булган. Бүген исә 388 түгел, ә 8 кешенең кулында шулкадәр акча. Бу саннар күктән алынмаган, ул – фәкыйрьлек белән көрәшү буенча “Oxfam” халыкара оешмасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре. Әйткәндәй, 3,6 миллиард фәкыйрь дигәндә ачлыктан интеккән Африка халкын гына күз алдында тотарга кирәкми. Бу категориягә түләнеп бетмәгән кредиты, чир яки башка сәбәпләр аркасында бурычка баткан дипломлы белгечләр дә кергән.
Русиядә дә байлар һәм ярлылар арасындагы чокыр киң һәм зур. Credit Siusse банкы үткәргән тикшерүләр буенча, Русия халкының иң бай 10 проценты ил байлыгының 87 процента ия. Чагыштыру өчен: АКШта бу күрсәткеч – 76, Кытайда – 65 процентка тиң. Русиянең долларлы миллионерларының 92 меңе һәм долларлы миллиардерларының 90 кешесе дөньядагы иң бай 1 процент категориясенә керә. Аның каравы бездә урта сыйныф юк диярлек. Халыкның 4,1 проценты гына уртача хәллегә карый. Бездән түбән күрсәткеч Аргентина, Таиланд һәм Һиндстанда гына.

Арада упкын ята

Әйе, Русиянең төп бәласе – җәмгыятьтәге төрле сыйнфый катламнарның тормыш дәрәҗәсе арасындагы аерманың упкынга тиң булуындадыр. Кредит-ипотека сазлыгына баткан миллионнарча кеше ничек очын-очка ялгарга дип баш ватканда, затлы тормышта яшәүчеләр дәүләт байлыгын чит ил банкларына агыза. Бу проблеманың кискенләшә баруын ил җитәкчелеге дә яхшы күзаллый. Узган ел көзен үткән Русия энергетика форумында ил президенты Владимир Путин байлар һәм ярлылар арасындагы аерма турында “бу реаль проблема һәм без аның өстендә ныклы эшләргә тиешбез” дигән иде. Аның әйтүенчә, әлеге хәлне хата дип булмый, ул – икътисад һәм социаль өлкә үсешендәге юнәлеш. “Һәм бу тенденция яхшылардан түгел. Ул 1990 еллар башында, “шок терапиясе”нә бәйле совет социаль системасын сүтеп-кору һәм базар мөнәсәбәтләренә күчү вакытыннан башлангыч алды”, – диде ил җитәкчесе. Әлеге проблеманы хәл итү өчен социаль сәясәттә күп үзгәрешләр ясарга кирәклеге һәм дәүләт ярдәме адреслы булырга тиешлеге дә ассызыкланды.

Аерма нидә?

Росстат хәбәр итүенчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча илдә иң бай һәм иң ярлыларның кереме арасындагы аерма 15,3 тапкыр булган. Яңарак Росстат җитәкчесе Александр Суринов иң бай 10 процент һәм иң фәкыйрь 10 процент халыкның җан башына уртача кереме арасындагы аерма соңгы елларда бер дәрәҗәдә тора дип билгеләде. “2015 елда – 15,7 тапкыр, 2016 елда – 15,5 тапкыр, 2017 елда 15,3 тапкыр булган”, – диде ул.

Агымдагы елның I кварталда республика халкы чит илгә 22,9 миллион доллар акча чыгарган.

Әлеге саннарның чынбарлыкка никадәр төгәл килүен без, гади халык, әлбәттә, бәяли алмыйбыз. Шулай да кара акылыбыз белән байлар белән ярлылар арасындагы аерманың кискен булуын чамалыйбыз. Плеханов исемендәге Русия икътисад университетының сәяси икътисад кафедрасы мөдире Руслан Дзарасов: “Росстат саннары берникадәр киметеп күрсәтелгән дип уйлыйм”, – ди. Аның фикеренчә, байлар һәм ярлылар кереме арасындагы аерманы төгәл билгеләү мөмкин түгел, чөнки күпләр табышларының бер өлешен күрсәтми калдыра, аннары капиталны чит илгә яшерен чыгаручылар да байтак. “Үзәк Банк мәгълүматларына ярашлы, илдән чыккан капитал кергәненә караганда унар миллиард долларга күбрәк, – ди Дзарасов. – Аларга өстәп акчаларны илдән яшертен чыгару да бар. Ул бер компаниянең һәм аның чит илләрдәге бүлекчәләре арасындагы хаклар уенына бәйле башкарыла”. Шуңа күрә илдән күпме акча чыгып киткәнлеге берәүгә дә мәгълүм түгел.

Кем күпме озата?

Билгеле булганнары да уйга салырлык әле. Чит илгә иң күп акчаны Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе халкы чыгара икән. Быел алар I кварталда чит дәүләтләргә 5,5 миллиард доллар акча озаткан. Ә исәпләренә чит илләрдән кергән акчалар күләме 3,6 миллиард доллар булган. Икенче урында Түбәнге Новгород өлкәсе тора: 1,1 миллиард доллар чыгарылган, кергәне – 0,2 миллиард доллар. Аннары Санкт-Петербург килә: чыгым – 0,4 миллиард доллар, керем – 0,3 миллиард доллар.
Башкортстан да чит илләрне шактый баета. “Банк России” аналитиклары отчетыннан күренүенчә, агымдагы елның I кварталында республика халкы чит илгә 22,9 миллион доллар акча чыгарган. Шул ук вакытта Башкортстан халкы исәбенә чит дәүләтләрдән 14,1 миллион доллар кергән. Идел буе федераль округының башка төбәкләренә килгәндә, чит илләргә иң күп акча озатучы – Татарстан. Алар безгә караганда 3 тапкырга күбрәк акча чыгарган – 65,4 миллион доллар. Кергән акчалар күләме – 16,4 миллион доллар. Икенче урында Самара өлкәсе килә, өченче урын Түбәнге Новгородта. Аннары безнең республика тора. Ә иң аз акча чыгаручы – Мордва республикасы: 0,4 миллион доллар.

Иң күп акча кая китә?

Ил киңлегендә алганда, 2018 елның беренче өч аенда Русия халкы чит илләргә 10,2 миллиард доллар чыгарган. Аның 7,6 миллиарды – ерак чит илләргә, 2,5 миллиарды БДБ дәүләтләренә күчерелгән. Чит илләрдән кергән акчалар күләме ике тапкырга диярлек азрак – 5,3 миллиард доллар.
Илдән чыккан акчаларның төп өлеше чит ил банкларындагы исәпләргә салынган. Шулай ук грантлар, хәйрия, компенсация, стипендия, пенсия һәм мирас өчен күчерелгәннәре дә шактый. Русиялеләр чит илләрдә белем алу, дәвалану, сәяхәт итү кебек хезмәтләргә дә акча сала. Шулай ук күчемсез милек сатып алу, арендалау өчен дә акчалар күчерә.

Росстат җитәкчесе Александр Суринов иң бай 10 процент һәм иң фәкыйрь 10 процент халыкның җан башына уртача кереме арасындагы аерма соңгы елларда бер дәрәҗәдә тора дип билгеләде. “2015 елда – 15,7 тапкыр, 2016 елда – 15,5 тапкыр, 2017 елда 15,3 тапкыр булган”, – диде ул.

Русиядән чыккан акчаларның иң күбе Швейцариягә озатыла. I кварталда бу ил банкларына 1,8 миллиард доллар күчерелгән. Икенче урында АКШ килә – 659 миллион доллар, аннан соң Англия – 589 миллион доллар.
Кызык факт: Русиядән чит илгә бер тапкыр күчерелгән акчаларның (перевод) уртача суммасы буенча дөнья картасында бәләкәй генә урын алып торган Монако князьлегенә җитүче юк. Территориясендә билгеле Монте Карло казиносы булган Монакога бер тапкыр күчерелгән акча суммасы 185 долларга җитә. Ә барлыгы 153 миллион доллар чыгарылган.

P.S. Байларның байларча инде: чит ил банкларына күчергән акчаларының исәбе-хисабы юктыр. Аның каравы үзебезнең ил банкларыннан бурычка акча алып торучы халыкның һәр тиене исәптә. Бүген Русия халкының ипотека кредитлары буенча 5 триллион сум бурычы бар, диләр. Узган ел башыннан бирле бу сан 13 процентка арткан. Русия Үзәк банкы мәгълүматлары буенча, узган елның гыйнвар-ноябрь аралыгында ил банклары 1,7 триллион сумлык 935 632 ипотека кредиты биргән. 2006 елдан бирле теркәлгән иң зур сумма бу, ди белгечләр.

Язгөл САФИНА.