Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бүген шәһәрдә яки район үзәгендә буш фатир яки йортыңны арендага биреп ару гына акча эшләргә мөмкин. Мондый “эшкуарларны” беркем тикшерми, беркем алардан салым түләүне таләп итми, рәхәтләнеп эшлә генә. Һәм мондый юл белән акча эшләүчеләрне контрольгә алырга, алардан казнага салым түләтергә кирәк дигән сүзләр күпме генә яңгырамасын, бар да элеккечә кала бирә...
Күптән түгел гаилә дусларыбыз көмеш туен билгеләде. Табын үткәрү өчен алар танышларының Уфа үзәгендә урнашкан бик матур йортын арзанрак хакка (танышлар булгач) арендалаган икән. Сүз дә юк, тантаналар үткәрү өчен шәп урын бу: йорт иркен, банкет заллары 30-40 кешегә исәпләнгән, моннан тыш икенче катта тагын да 3-4 бүлмәләре бар. Бәйрәм шәп үтте: рәхәтләнеп күңел ачтык, бәйрәм хуҗаларын котладык, шулай ук ихата иркен булгач, йорт алдына да чыгып биедек, шашлыклар ашадык. Менә шул вакыт шашлык зонасына каршы урнашкан мунчадан бер өлкән яшьтәге юан иркәйнең тал чыбыгыдай нечкә, балкашыкка салып йотардай чибәр кызкай белән бик кәефләнеп, көлешеп чыгып килүен күреп, телсез калдым... Ирнең кәефе шәп: кычкырып сәләмләп, безгә күңелле ял теләде һәм алар парлашып хуҗалар үзләре яшәгән йортка кереп югалдылар.
Аптырауга калдым: соң, зур кунак йортын безнең компания били, ихатадагы икенче кечерәк йортта яшәүче хуҗаларның үзләрен бүгенге юбилярның табыннарында күргәнем бар – таныйм, ә болары кемнәр икән? Һәм алар нигә хуҗалар йортына кереп югалды? Әллә аларга шулай чамасыз яшь кызга өйләнгән олы яшьтәге ир кунакка килгәнме? Башымда мең сорау кайнашты...
Ахирәтемнән сорасам, аның исе дә китмәде: “бәй, хуҗалар төрлечә акча эшләргә тырыша инде, зур йортны бәйрәм үткәрергә биргәндә, хәтта үзләре яшәгән йорттагы бүлмәләргә дә бер төнгә, хәтта берничә сәгатькә кунаклар кертәләр. Юан корсаклы, яшь кыз кочаклаган карт ир әнә шундый акча капчыкларының берсе инде”,– дип җаваплады ул миңа.
Юкәдә икән бит чикләвек... Димәк, дусларыбызда очрашкан вакытта без бүген ял иткән йорт хуҗабикәсенең: “үз бизнесыбыз бар, кунакханә тотабыз” дип эре чирттерүе менә нинди бизнес булып чыга икән!
Бәйрәмнән соң очрашкач, ахи-рәтем миңа тагын да кызыклырак нәрсәләр сөйләде. Имеш, Рәзи-ләнең (йорт хуҗабикәсенең исеме шулай) акчага муллыгы әнә шул берәр кичкә төнге кунакларны кертүдән башланган да инде. Рәзилә башта ихатадагы яңа йортын туйлар, бәйрәмнәр үткәрү өчен арендага биреп файда күрергә өметләнеп төзегән булган. Ләкин озакламый моның белән әллә ни акча эшләп булмасын аңлаган: чөнки юбилей, туйларны халык кафе-рестораннарда үткәрүгә өстенлек бирә. Аннан хуҗабикә фатирга озаклап яшәүчеләр кертергә уйлый, ай саен түләсәләр дип, керемен исәп-ләп куя. Ләкин күршеләрендәге шундый ук “йортларын арендага бирүчеләр” белән киңәшләш-кәннән соң, иң төшемле эшнең “тәүлеккә”, “сәгатькә” бүлмә биреп тору икәнлегенә ышана. Чынлап та, ай буена яшәгән кешедән бер бүлмә өчен 5-10 мең сумнан да артык акча алып булмый (йортта аш бүлмәсе, бәдрәф һәм душ бүлмәләре уртак), ә болай бер сәгатькә кереп чыгучылардан – 500, тәүлеккә керүчеләрдән 1000-2000 сум алып, шактый акча эшләргә мөмкин.
Журналист кызыксынуы миңа һич тынгы бирмәде, дусымнан берәр көнне Рәзиләләргә алып баруын үтендем. Ул карышмады һәм менә без Рәзилә белән кара-каршы сөйләшеп утырабыз.
–Моннан 10 ел чамасы элек Бөре шәһәрендәге фатирыбызны сатып, Уфага килеп урнашуы җиңел булмады – дип сөйләп китте ул. – Менә шушы йорты җимерелеп төшкән урынны сатып алырга гына җитте акчабыз. Кредитка акчалар алып, зур булмаган йорт төзеп кердек. Аннан, бераз һуш алгач, яңасын, зурын төзедек, анысын баштан ук яшәргә кешеләр кертербез яки кунакханә итеп тотарбыз дип план кордык. Чөнки зур шәһәргә килгәч ирем эш тапса да, мин таба алмадым. Шуңа, өйдә дә торгач, квартирантларга күз-колак булырмын дип уйладык.
Рәзилә әйтүенчә, башта фатирга айлап яшәргә уку йортларында укучы яшьләрне кертеп караган-нар, ләкин алары еш кына тәртип боза, кунакка күп дус-ишләрен чакыра, төннәр буена ут яндыра торган булып чыкканнар. Балалы гаиләләрне керткәч, башка төрле күп проблемалар килеп чыккан. Аннан “бер сәгатькә”, “бер тәү-леккә” игъланнарын бирә башлаганнар. Шуннан эшләре хутка киткән боларның: санаулы сәгатькә яки тәүлеккә бүлмә яки йорт “снимать” итәргә теләүчеләр Уфабызда бихисап икән бит!
– Ихатабыз иркен, яшеллеккә күмелеп утыра, теләгән кеше машинасы белән килеп керүгә үк артыннан капка ябыла, һич тә таныш-белешләр күрер дип куркасы юк,– ди Рәзилә. – Кемдер сөяркәсе белән килеп икешәр-өчәр көн кәеф-сафа корып ята (бахыр хатынына коман-дировкага киттем ди торгандыр инде), кемдер башта кереп урнашып, телефон аша гына кызлар чакырта. Аннан шаккатып торасың инде: азгын ирләр, азгын яшь кызлар белән дөньяның тулган булуына...
Рәзилә әйтүенчә, “ялга” килү-челәр мунча ягарга заказны еш бирә икән. “Клиентлар санына карап, кайчан көненә икешәр-өчәр мунча уздырырга туры килә хәтта”,–ди хуҗабикә.
“Нинди генә кешеләр йокламый йортыгызда, алардан соң җыеш-тырырга кирәк. Җирән-мисезме?”,–дигән сорау бирәм мин хуҗабикәгә һәм “юк” дигән җавапны ишетәм. Рәзилә әйтүенчә, аларның инде күптән килеп йөри торган ышанычлы клиентлары бар һәм алар үзләре кебек үк ышанычлы кешеләрне алып килә. Шулай да күңелемдәге шикне таратып бетерә алмады хуҗаби-кәнең бу җавабы (телефон аша чакырып китерелгән кызларны гына искә төшер!).
Мин хуҗабикәгә аның берәр даими клиенты белән сөйләшергә теләвемне әйттем. 15 минут та үтмәде, ул бүлмәгә 40 яшьләрдәге ир-егет белән килеп керде. “Рәзиләне күптән беләм, үтенеченә каршы килә алмадым, аноним рәвештә генә җавап бирергә әзермен,– ди кунак.
Азат исемле икән. Авыл малае, шәһәргә килеп югары белем алгач берничә ел заводта инженер булып эшләгән, аннан үз эшен ачкан. Азатны артык күп акчалы дип тә, акчасыз кеше дип тә булмый, ә менә күңел ачарга жәлләми икән үзе.
– Үз күңелеңне үзең күрмәсәң, сине беркем уйламый,– дип елмая Азат эре тешләрен ялтыратып.– Хатын белән 15 ел яшибез, ул инде мине тәмам биздерде: күпме акча алып кайтсаң да кадерне белми, торган саен күбрәк кирәк! Җитмәсә, юктан көнләшеп тавыш чыгара. Нигә мин гел аның көен көйләп йөрәгемне бетерәм?! Ирләр болай да бик аз яши хәзер, рәт барда рәхәтлек татып яшәп калырга кирәк!
Азат Рәзиләләр йортына “кунакка” аена 2-3 тапкыр, икешәр-өчәр көнгә кунып ятарга килә икән. Һәм менә 1 ел инде 20 яшьлек бер кыз белән килә (димәк, хатыны юкка көнләшми булып чыга!).
–Хатын-кызның төрлесен күрдем, мондый да татлысын очратканым юк иде, – дип кинәнеп елмая Азат үзе. – Хатыннан китәрмен ахры... (хатыннан ди, үсмерлек чорына кереп барган балаларымны да ташлап китәргә җыенам, дими үзе). Әлегә Әлия белән биредә очрашуны җайга салдык, чөнки минем өйдә хатын, аның өендә – әти-әнисе бар. Минем бизнеста хатынымнан яшереп җыйган акчам бар, фатир алырга җитәргә тиеш, шуннан эшләр җайланачак та соң!
Азат саубуллашып, чын исемен язмаска дип миннән кат-кат вәгъдә алып чыгып китте, без авызны ачып торып калдык...
Рәзилә әйтүенчә, Азат инде бирегә 3 еллап килеп йөри икән: баштарак әле бер, әле икенче сөяркәсе белән килеп күңел ачып йөргән, соңгы елда менә Әлия исемлесе белән генә күренә. “Үзе шук кына, булдыклыга да ошаган, нигә хатыны белән тыныч кына яшәмидер инде, – дип уфтанып куйды хуҗабикә. – Инде менә яшь кызга алданып, гаиләсеннән үк китәргә җыенган икән, оятсыз. Белмәгән идем әле... 20 яшьлек кыз 40 яшьлек ир авызына күпме карап торыр дип ышана икән бу дүрәк? Ләкин, кызлар, миңа гаепләп карамагыз, мин арендага бүлмә бирүче генә, Азатка ничек яшәргә акыл өйрәтергә хакым юк...
–Мин клиентларымны хөрмәт итәргә тиеш, чөнки алар миңа мул акча китерә,– дип сүзен дәвам итә Рәзилә.– Ләкин карт ирләрнең яшь кызлар белән килеп мунча кереп йөрүе һич тә башыма сыймый. Теге көнне сез күргән абзый да атнасына бер тапкыр килеп, үз күңелен күрми калмый. Ә телефон чакыртуы буенча килгән кызларның күбесенең иртән уку йортларына турыга такси гына чакыртып китүләрен яхшы беләм. Аларының әти-әниләре “кызым Уфада белем ала” дип уйлап яталармы икән? Гәзитне укучы әти-әни, нәнәй-картәтиләргә: “кыз-ларыгызга күз-колак булып, гел тикшереп торыгыз” дияр идем. Ә болай, нишлисең, үземә килгән һәркемне елмаеп каршы алып, “ял иттереп”, шулай ук елмаеп озатып калырга туры килә...

Чынлап та, ай буена яшәгән кешедән бер бүлмә өчен 5-10 мең сумнан да артык акча алып булмый (йортта аш бүлмәсе, бәдрәф һәм душ бүлмәләре уртак), ә болай бер сәгатькә кереп чыгучылардан – 500, тәүлеккә керүчеләрдән 1000-2000 сум алып, шактый акча эшләргә мөмкин.


Рәзилә әйтүенчә, аларга килүче кайсыбер парлар үзләрен матур, тыныч тота. Ә кайсыберәүләр ямьсез кылана, хәтта... күрше бүлмәдә күренеп калган (башка кеше белән килгән) матурларга сүз кушучы оятсызлар да очрый икән. Менә шунда конфликтлар да килеп чыгарга мөмкин инде. Андый катлаулы чакта минуты белән килеп җитеп, тәртип бозучыны урынына куярга Рәзиләнең “шәхси полиция хез-мәткәре” дә бар хәтта.
Без сөйләшкән арада Рәзиләнең телефоны һич тә тынып тормады, ул әле бер, әле икенче кешедән “бер сәгатькә”, “төн кунып чыгарга” заказларны кабул итеп кенә торды, блокнотына язып барды. Еш кына: “ул көнгә, ул сәгатькә буш бүлмәләр юк, фәлән көнне иркенләп килә аласыз” дип җавап бирде. Менә шулай, бизнес дәвам итә...

Гөлара Арсланова.