Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Русия Дәүләт Думасы комитетында балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә сакта торучыларның һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрү, таләпләрне катгыйлату турында закон проекты әзерләнә.

 

Тәкъдимнәр күп төрле. Кайбе-рәүләр мәктәпләрне махсус курслар үткән, электрошокерлар белән коралланган кешеләр сакларга тиеш, ди. Икенчеләре балаларның һәм укытучыларның иминлеген Росгвардия хезмәткәр-ләре тәэмин итәргә тиеш дигән карашта. Бу уңайдан социаль челтәрләрдә анекдотлар да йөри. “Без мәктәптә укыганда бернинди каравылчы булмады. Бөтен тәртипне һәм иминлек хезмәтен идән юучы апа үзенең юеш чүпрәге һәм таягы белән тәэмин итә торган иде”, – дип көлешәләр. Әмма заманалар үзгәрде шул. Телевизор аша Америка мәктәплә-рендә атыш, үтерешләрне күреп, безгә дә бу афәт килеп җитмәсә ярар иде дип хафаланабыз. Бак дисәң, андый хәлләр безнең илдә дә гадәти күренешкә әйләнә башлаган бит. Беренче киң җәмәгатьчелеккә җиткерелгән оч-рак 2014 елның 3 февралендә теркәлде. Мәскәү шәһәренең Отрадное районындагы 263 нче санлы мәктәпкә унынчы сыйныф укучысы әтисенең мылтыгын алып килә. Каравылда торган хезмәткәрне корал белән куркы-тып биология кабинетына үтә һәм 29 яшьлек география укытучысын атып үтерде. Каравылчы полиция хезмәткәр-ләрен чакырта. Башы томалан-ган егет полиция хезмәткәрен атып үтерә, икенчесен авыр яралый.
*2015 елның 14 апрелендә Санкт-Петербургның 39 санлы мәктәп укучысы укытучысына пычак кадаган.
*2016 елның 18 мартында Находка шәһәрендә 19 яшьлек элеккеге укучы мәктәптә укыган 15 яшьлек сөйгән кызы белән араларны ачыкларга килә. Егет кызны директор бүлмәсендә куып җитеп, пычак кадап үтерә.
*2017 елның 11 февралендә Нижнекамск шәһәре 1 санлы мәктәбенең 14 яшьлек укучысы бер парта артында утырган сыйныфташының күзенә пневма-тик пистолеттан ата. Бала 17 февральдә дәваханәдә үлә.
*2017 елның 12 маенда Коми Республикасының Усинск шәһәре мәктәбе укучысы мәктәп алдында пневматик пистолет-тан ут ача. 2003 елгы кыз бала баш җәрәхәте ала.
*2017 елның 5 сентябрендә Мәскәү өлкәсенең Ивантеевка шәһәре мәктәбенең 15 яшьлек укучысы кабинет эчендә ут ача. Куркудан өч бала тәрәзә аша сикерә һәм авыр тән җәрәхәтләре ала. Малай мылты-гын ташлап, балта белән укытучыга ташлана. Укытучы, башына яра алып, гомерлеккә гарип кала.
*2017 елның 19 октябрендә Сыктывкар шәһәре мәктәбенең 13 яшьлек укучысы пневматик пистолет алып килеп кабинетта ут ача. Нәтиҗәдә 2004 елда туган бала башына ике пуля тиеп җәрәхәтләр ала.
*2017 елның 25 октябрендә Волгоград шәһәре Дзержинск районының 85 санлы мәктәбе бәдрәфендә 14 яшьлек укучының үле гәүдәсе табыла. Аның йөрәгенә пычак кадалган була. 26 октябрьдә сыйныфташы килеп аны үтерүе хакында хәбәр итә.
*2017 елның 17 ноябрендә Түбән Новгород шәһәре мәктәбе укучысы сыйныфташының урындыгында пычак калдырып китә. Очлы ягы белән беркетеп куелган пычакка утырып укучы авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла.
*2017 елның 28 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Высоцк шәһәре мәктәбе укучысы сыйныфта-шының муенына пычак белән кадый.
*2017 елның 18 декабрендә Иркутск мәктәбе укучысы 15 яшьлек сыйныфташын пычак кадап үтерә.
*2017 елның 22 декабрендә Хабаровск шәһәре мәктәбенең 9 сыйныф укучысы кабинетта атыш оештыра һәм өч укучыны яралый.
*2018 елның 15 гыйнварында Пермь шәһәренең 127 санлы мәктәбенә 10 сыйныф укучылары пычак тотып килеп керәләр. Каравылчыны куркытып, 4 нче сыйныф балалары дәресенә килеп керәләр һәм 9 укучыны һәм укытучыны авыр яралыйлар.
*2018 елның 17 гыйнварында Чиләбе өлкәсе Смольное авылы мәктәбендә 17 яшьлек укучы сыйныфташына пычак кадый.
*2018 елның 18 гыйнварында Симферополь шәһәрендә 7 сыйныф укучысы пневматик пистолеттан яшьтәшен җәрә-хәтли.
*2018 елның 19 гыйнварында Бурятия мәктәбенең 9 сыйныф укучысы сыйныфташларын бал-та белән куып йөртә, соңыннан ягулык тутырылган шешәне шартлата. Нәтиҗәдә 6 бала авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла.

Күрүегезчә, мәктәп сугыш яланын хәтерләтә башлады. Боларны укыган ата-ана балаларын мәктәпкә җибәрергә дә курка башлар. Белгечләр, психологлар бу афәт Америка һәм Көнбатыштан үтеп керде дип исәпли. Интернет челтәре аша балалар начарлыкны күреп алып бездә дә тормышка ашыра башладылар дигән фикердәләр. Тикшерүчеләр белдерүенчә, мәктәпләрдә атыш һәм үтереш оештыручыларның күбесенең компьютерында АКШта 1999 елда булган “Колумбайн” мәктәбенә һөҗүм итү төшерелгән видеолар тапканнар. Исегезгә төшереп үтәм: ул вакытта өлкән сыйныфта белем алучы ике укучы егет 37 кешене җәрәхәтләде, шуларның 13е һәлак булды. Соңыннан алар үз-үзләрен атып үтерде.
Хокук саклау органнары да, депутатлар да Социаль челтәр-ләрдә мондый хәлләр турында язмаска кирәк, балалар шулардан үрнәк ала диләр. Алар хәтта журналистларны да гаепләп чыгалар. Янәсе без бу яман күренешләрне таратабыз. Без, гәзиттә эшләүче журналистлар, киресенчә, бу бәланең кайдан килеп чыгуын һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеген ачыкларга тырышабыз. Оптими-зация сылтавы белән балигъ булмаганнар бүлекләре инспектор-ларына кадәр кыскартып бетерделәр бит. 13–16 яшьлек бала тик торганнан балта, пычак, мылтык тотып йөрми бит. Димәк, бу балалар гаиләдә дөрес тәрбия алмаган, урамда үскән, үз ирегенә куелган. Инспекторлар андый-ларның һәрберсен белеп тора һәм очрашып аңлату эшләре алып бара иде. Участок инспекторлары да йортларга кереп ата-аналар һәм авыр холыклы балалар белән аралаша иде. Алар бүген урлашкан, төрмәдән чыккан һәм шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр белән аралашырга гына вакыт таба.
Отставкадагы полиция генералы Владимир Ворожцов: “Балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлекләрнең бетерелүе балалар җинаятьчелеге үсешенә китерде”, – дип белдерде.
Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыятен үстерү советының җа-ваплы секретаре Яна Лантратова социаль челтәрләрне күзәтү астында тотарга һәм ябарга дигән киңәш бирә.
Бәлки, киресенчә, мәктәпләргә һөҗүм итүчеләрнең хөкем итүләрен, нинди җәза алуларын күрсәтергә кирәктер. Бәлки, акылга килерләр иде. Депутатлар да социаль челтәрләрне ябу турында закон чыгарып кына котылырга уйлый. Бүгенгесе көндә ата-аналар, укытучылар, уку йортлары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләренең тәкъдимнәренә колак салып эшләнә башлаган закон проектын тизләтү турында уйларга кирәктер. Яхшы әзерлекле кешеләр генә балаларның иминлеген саклый ала. Мәктәпкә каравылчы түгел – сакчы кирәк.
Мәктәп хәлләрен аның җитәкчесеннән күбрәк кем белсен инде. Шуңа күрә мин Уфа шәһәренең 7 санлы мәктәп директоры Аида Фәнил кызы Нәбиуллинага мөрәҗәгать иттем.
– Хәзер мәктәпләрдә өлкән яшьтәге апа һәм абыйлар, әби һәм бабайлар каравылда торып тәртип саклаган вакытны онытырга кирәк. Балалар яшьтән үк агрессиврак булып үсәләр. Аларга хәзер сүз әйтергә дә ярамый. Ата-аналар да балаларын гына якларга тырыша. Мәктәп-ләрдә укучылар, укытучылар иминлеген югары квалификацияле хезмәткәрләр сакларга тиеш дип уйлыйм. Балта, пычак, мылтык белән коралланган кешегә коралсыз хезмәткәрләр һәм укытучылар ничек каршы торырга тиеш? Безнең мәктәптә иминлекне саклау аутсорсинг компаниясенә тапшырылган. Тик ни кызганыч, быелгы уку елында гына да компаниянең җитәкчелеге һәм кайбер хезмәткәрләре дүрт тапкыр алышынды. Хезмәт хакы түбән булу сәбәпле компаниягә әзерлексез кешеләр килә һәм тиз арада китәләр. Элек каравылда торган әби-бабайлар укучының нинди холыклы булуын, аңардан нәрсә көтәргә икәнлеген белеп тора иде. Ай саен алмашынып торган хезмәткәрне бу нечкәлекләр кызыксындырмый шул. Законнарны үзгәртеп, белем йортларын, балаларны дәүләт яклавы астына алырга кирәк. Шунсыз мөмкин түгел.
Әйе, бәләкәйдән Көнбатыштан кертелгән атыш һәм үтереш белән сугарылган мультфильмнар карап үскән бала ничек агрессив булмасын инде?! Ата-аналарны тормыш авырлыгы, акча табу мәшәкатьләре басты. Балалар үз иркенә куелган. Интернет челтәреннән аерыла алмыйча, яшьтәшләре белән аралашуны да ташлады бит алар. Көндәлек тормыштан читләшеп, социаль челтәрләрдәге аралашуны алар чынбарлык итеп кабул итә. Түгәрәкләр, спорт секцияләре тү-ләүлегә әйләнеп бетте. Ата-аналарның күбесе аңа акча җиткерә алмый. Шуның арка-сында балага я социаль челтәр, я урам тәрбиясе кала. Соңгы елларда Хөкүмәт демография мәсьәләлә-ренә зур игътибар бүлә башлады. Бүген туган балаларның имин-леген саклау мәсьәләсе килеп басты. Безгә якты дөньяга килгән сабыйларның имин тормышын тәэмин итәргә кирәк.

Рәдиф Фәтхи.