Печать
Просмотров: 1607

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Нигерия принцы, 32 яшьлек, Габриэль Сегун Аджайи 2013 елда  Вологда өлкәсендә яшәүче 50 яшьлек ханымга өйләнгән була.

Төнге клубта дуслары белән ял иткәндә кисәк кенә үлеп киткән. моңа кадәр кальян тарткан, чәй эчкән һәм биеп алырга уйлаган. ләкин танцполга аяк басуы була, йөрәген кинәт тотып егыла.
Тиз арада килгән табиблар аңа ярдәм итә алмый.

 - Габриэль инфаркт кичерә, - дип сөйли Габриэльнең тол калган хатыны Наталья Веденина.

Аларның мәхәббәт тарихы 2009 елда башлана. Нигериядә яшәүче Габриэль Сегун Аджайи һәм аңардан 18 яшькә өлкәнрәк Наталья Веденина (Волгоградтан) Интернет аша танышалар. Башта электрон тәрҗемәче аша аралашалар. 4 елдан чәчләрен чәчкә бәйләргә теләүләрен аңлыйлар.

Туйны ике кабат үткәрәләр. Тәүдә Габриэльнең туган ягы Лагос шәһәрендә, аннары Русиядә. Ир хатынына яшәргә күченеп килә. Рус телен өйрәнә, хәтта арытаба эшкә урнашыр өчен имтихан тапшырырга ниятләп йөри. Үз илендә ул программист һәм IT-технологияләр буенча белгеч була.

Былтыр аларның игезәк малайлары туа.