Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Германиянең Брюнсвик шәһәрендә 5 катлы искитмәле бинага тап булырга мөмкин. 2001 елда шәһәрнең тарихи үзәгендә гадәти булмаган: ассимметрияле тәрәзәле, туры булмаган ишекле, авып барган кебек стеналы йорт барлыкка килә.

Мультфильмнан алынган йортка  охшаш бу бина “Риззиның бәхетле йорты” дигән исем йөртә. Һәм бу очраклы түгел: проектның авторы һәм бизәүчесе - билгеле америкалы рәссам Джеймс Риззи. Ул Германиядә балалар мультфильмнарын хәтерләткән кызыклы графика сурәтләре төшерүе белән популярлык яулый.

Риззиның иҗатын күпләр ярата, әмма шундый сәер һәм фантазияле йортның тарихи үзәктә барлыкка килүенә халык  каршы була, алар хәтта каршылык акцияләре оештыра. Ләкин, бернигә дә карамастан, бәхетле йортны төзиләр һәм кешеләргә  моның белән килешергә туры килә.

Бу популяр йорт шәһәргә әллә күпме туристларны җәлеп итә. Йорт эчендә беркем дә яшәми – анда төрле компанияләр офислары урнашкан.