Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Австралиядә “Виктория” җиләге җитештерү фермасында супервайзер булып эшләүче 50 яшьлек вьетнамлы ханым Май Ут Тринхны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Эш шунда – җиләкләр эченә тутырылган энәнең берсендә  Майның ДНК-сын тапканнар.

Судның беренче утырышында Майның моны эш бирүчесенә үч итеп эшләве ачыклана.

Сентябрь башыннан алып полициягә җиләкләрдә энә тапкан кулланучылардан 200гә якын мөрәҗәгать килә. Бу очракларның барысы да  Тринх кулы эшеме – әлегә билгесез.

Полиция барлык шикаятьләрне дә тикшерүне дәвам итә.

Ризыкларны бозган өчен Австралиядә иректән мәхрүм итүнең максималь срогы күптән түгел генә 10 елдан 15 елга кадәр озайтылды.

Бу хәл сатып алучылар да, поставщиклар арасында да коткы тараткан.

Австралия властьлары  җиләкне читкә чыгарганда өстәмә контроль чаралары керткән. Хәзер җиләкне металл эзләүче корылма аша үткәрергә тиешләр.