Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

 

Башкортстанның халык шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримнең тууына 99 ел тулуга багышланган чаралар Рус драма театрында аның “Ярлыкау” повесте буенча куелган “Луна и листопад” спектакле белән тәмамланды. Тамашага республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, әдипнең кызы һәм оныгы  Әлфия  белән Тимербулат Кәримовлар, Әзербайҗанның РФдә тулы вәкаләтле илчесе Полад Бюль Бюль Оглы, хөкүмәт әгъзалары килде.

Бу спектакль тәүге тапкыр 12 ел элек, шагыйрьнең тууына 87 ел тулуга багышланып күрсәтелгән иде. Ул “Театраль яз”  республика фестивален җиңүчесе булды.

Быел исә  труппа постановкасын тулысынча яңарткан. Спектакльгә труппаның  яшь актерлары җәлеп ителгән иде. Сәхнәдәге тамаша кино кадрлары һәм компьютер графикасы белән үрелеп барды.

“Менә шушы нотада бүгенге көн тәмамланды да инде. Аның (М.Кәримнең – Авт.) “Ярлыкау”ны язганын хәтерлим. Җиңүнең икенче көненә бу әсәр турында уйлана башлана. Әмма мәхәббәт темасы, сугыштагы мәхәббәтнең нәрсә икәненә ул еллар үткәч кенә төшенә.

Спектакль өчен чын-чынлап әсәрне үзе аша үткәргән Михаил Рабиновичка,  шулай ук  Айдар Хөсәенов белән берлектә “Ярлыкау”ны тәрҗемә иткән абыема зур рәхмәтләремне белдерәм. Һәр актер – бу спектакльнең автордашы, алар бүген геройлары тормышы белән яшәде. Туган көндәге шушындый зур бүләккә, без кичергән хисләрне тоюыгызга рәхмәт. Әти рухы безнең белән”, - диде әдипнең кызы Әлфия Кәримова.

Фәнил Абдуллин фотосурәте.