Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бүген республика хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә  төбәк Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы  Радий Хәбиров республика Сәламәтлек саклау министрлыгының эшен тәнкыйтьләде.

Радий Хәбиров үзенең почтасына аеруча саулык саклау системасына булган шикаятьләрнең күп булуын сөйләде. Төп проблемаларның берсе – тар белгечләрнең җитешмәве.

Аның сүзләренчә, үзләренә тиешле медицина белгечләрен чакырырга, аларга фатир бирергә мөмкинлекләре булмаган муниципалитетларда  да табиблар белән тәэмин итү мәсьәләсе җиренә җиткереп эшләнмәгән.

 Радий Хәбиров чиновниклардан Уфада поликлиникалар җитешмәү турындагы сорауга да анык җавап ала алмады. Ул профильле министрлыкларга һәм шәһәр хакимиятенә бу эшне тикшерергә кушты.

Республика Башлыгының вазифасын вакытлыча башкаручы онкология диспансерының яңа корпусының төзү вакыты сузылуына да игътибар итте. Аның сүзләренчә, бүген республика онкология белән авыручылар арасында үлем очраклары буенча (6%ка арткан) Русиядә өченче урында тора. Онкология диспансерының яңа корпусын проектлау 2012 елда ук башланса да, бүгенге көндә объект һаман сафка тапшырылмаган.

Р.Хәбиров Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимиятенә һәм төбәк Хөкүмәтенә алдагы пәнҗешәмбегә республиканың медицина тармагы проблемаларына багышланган зур киңәшмә әзерләп үткәрергә кушты.