Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Эшемдә гаиләм таяныч

Телевизор караганда без алып баручыларны гына күрәбез. Ә экран артында эшләүче, теге яки бу тапшыруны әзерләүгә күп көч салган кешеләр турында бик уйлап та бармыйбыз. Эфир артында ниләр кайнаганын бүгенге кунагыбыз – “Сәлам” тапшыруының тележурналисты ХӘБИРОВА Әлфия Хәсән кызыннан сораштырдык.

- Шул ук вакытта экран артында: корреспондентлар, режиссерлар, операторлар, водительләр һ.б. Кунаклар чакырып, интервью өчен сораулар әзерләп, алып баручыларга материаллар, язмалар әзерлибез. Бөтенебез бергә шул бер казанда кайныйбыз. Безнең эфир иртән иртүк башлана. Кунакларны иртәнге алтыга ук чакырырга кирәк. Эфир җидедә башланса да, аңа әзерләнергә дә кирәк бит әле. Шуңа күрә кеше белән эшли, сөйләшә белергә кирәк. Бу талант, дип әйтер идем, чөнки барысы да булдыра алмый бу эшне. Кешенең холкын белергә, һәрберсенә ачкыч табарга кирәк.

Без – эфир артындагы корреспондентлар – язмалар әзерлибез. Һәрберебезнең үз рубрикаларыбыз бар. Республиканың үрнәк булырлык кешеләрен күрсәтергә тырышабыз. “Сәлам” тапшыруында минем дә авторлык рубрикаларым бар. Моңа тиклем яшьләрне яктыртып килдем. Яшь йолдызларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә тырыштым. Кино елына багышлап “Башкорт киносы” дигән рубриканы башлап җибәрдем. Башкорт телевидениесенең архивында булган бөтен киноларны карадым да, аларның тарихын яздым. Геройларын эзләп табарга туры килде, исәннәрен. Мәрхүм артистлар турында мәгълүматларны төрле архивлар аша эзләдем. Рубриканы башлап җибәргәндә әзрәк куркыбрак торган идем, тамашачыга кызыклы булырмы, башкарып чыга алырмынмы, көч җитәр микән дип уйладым. “....туга” дигән әкият-фильмыннан башладым. Шуннан Фидан Гафаров белән “....”. Рубрика әйбәт кенә дәвам итте, тамашачылар ошатты. Архивны барлый башлагач, башкорт фильмнары күп булган да инде дигән нәтиҗәгә килдем. Алар онытылганнар гына икән. Күрсәткәч, зур кызыксыну белән карый халык. Кино елы беткәч, рубрика ябылыр дип уйлаган идем. Дәвам итәчәк дигәч, 80 нче, 90нчы елларда төшерелгән фильмнар белән эшләдем. Киноларның тарихы бәян ителгәч, фильмнарны яңадан күрсәтә башладылар каналда. Бу рубрика бүгенге көндә дә яши. Әле иҗат ителгән фильмнарның тарихларын өйрәнәм, әзерлим.

“Тәмле аш” дигән рубриканы эшләдем, анда без башкорт халкының милли ашларын пешерәбез, хуҗабикәләр белән сөйләшәбез.

Быел безгә тагын яңа рубрикалар ачарга дигән максат куелды. Мин үзебезнең җырлар турында сөйләргә, аларның тарихларын язарга уйлыйм. Бер җыр алам да, мәсәлән, әйтик “Әйтче, иркәм”, аны кемнәр язган, нәрсә турында ул, кешеләр тормышында нинди роль уйнаган һ.б. ачыклыйм. Февральдән башлап җибәрәбез. Быелгы ел Башкортстанда Гаилә елы булгач, республиканың матур, үрнәк гаиләләре турында материаллар әзерләячәкбез.

“Сәлам”дә эшләү миңа бик ошый. Республика иртән “Сәлам” белән бергә уяна. Күтәренке кәеф тудырырга тырышабыз. Сюжетлар эзләп командировкаларга йөрергә туры килә. Бер, ике көнгә барып, берничә материал алып кайтабыз. Командировкаларда режиссер буларак та эшләргә туры килә, кайткач монтаж ясарга кирәк, шуннан утырып язарга...

Һәр эштәге кебек авырлыклары да бар инде. Иртәнге эфир булгач, иртәнге биштә торып эшкә барырга кирәк. Кайчак монтажны эшләп бетергәнче кичке тугыз җитә. Ә өйдә балаларны, гаиләне дә карарга кирәк. Хәзер санлы технологияләр булгач, эфир да ике сәгатьлегә әйләнде, эш бераз җиңеләйде. Иртәнге һәм көндезге бригадалар эшли башлады. “Сәлам”дә эшләве җиңел түгел, бездәге темпка иярү авыр.

- Эшләгәндә кызык хәлләр дә буладыр? Хәтереңдә калганнарын сөйлә әле.

- Күп кеше белән сөйләшергә туры килә. Якыннан да, телефон аша да. Тәүлекнең теләсә нинди вакытында да. Бер көн иртәнге җиденче яртыда ирем мине уята, сине телефоннан сорыйлар ди. Бер районда ике ел элек командировкада булган идек, шуннан шалтыраталар икән. “Бүген Уфада булам, Конгресс-холлда, очрашып-күрешергә иде. Материалларым да бар сезгә бирергә”, ди. Иремнең телефонын табып, миңа чыккан. Кирәк булсам, әллә кайдан да табалар, иртәме-кичме дип тормыйлар.

- Башкортстанда быел Гаилә елын игълан иттеләр. Синеңчә гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?

- Командировкаларда икешәр көн йөрергә туры килә, “синең ирең ничек җибәрә ул?” дип аптырыйлар кызлар. Вадим үзе дә журналист булгач, аңлый. Гаиләдә тынычлык кирәк, аңлашып яшәргә кирәк, гармония булсын. Әти-әниләрне онытмаска, ешрак кайтып, хәлләрен белеп, ярдәм итергә кирәк. Алар янына кайткач, бөтен ару-талулар юылып төшә. Туганлык җепләрен өзмәскә. Авылга кайткач (тормыш иптәшемнең туган авылына да, минекенә дә), без бар туганнарның, картәти-картәниләрнең хәлләрен белешеп чыгабыз. Әрвахларны да онытырга ярамый, аларга безне саклап йөрткәннәре өчен рәхмәт әйтергә, хәер биреп торырга кирәк.

- Балаларны тәрбияләүгә карашың?

- Аларны махсус тәрбияләргә кирәкми дип уйлыйм мин. Безнең ничек аралашканны, мөнәсәбәтләрне күреп үссеннәр. Ә безгә балаларыбызга уңай үрнәк булырга кирәк. Минем әтием дә, әнием дә Бөрҗәндә тыюлыкта эшләделәр. Иртә таңнан чыгып китеп, кич кенә кайталар иде. “Без сезгә ышанабыз” дияләр иде, безгә шул сүз дә җитә иде.

- Тормышыңда иң бәхетле мизгел?

- Әни булу мизгеледер. Хатын-кызлар тормышында иң әһәмиятлесе, мөһиме шул.

- “Эх, ялгыштым...” дигән чакларың булдымы?

- Юк. Димәк, шулай булырга тиеш булган.

- Һәр кешенең яраткан шөгыле, хоббие була. Син нәрсәләр белән мавыгасың?

- Гөлләр, чәчәкләр яратам. Эштә дә гөлләрне мин карыйм. Өйдә акча гөлләре (толстянка) үстерәм. Эштә кызлар доллар гөлен дә бүләк иттеләр. Акча гөле өйдә яхшы үссә, гаиләнең матди хәле ныклы була дигән ышану бар бит. Гөл сабакларын ташларга жәллим, үссен дип, туфракка тыгып куям. Бер хатирә истә калган: Бөрҗәнгә ялга артистлар килә торган иде. Мин 4-5 сыйныфта укыганда елак гөлне берничә савытка утырткан идем. Әниемнең гөлләрен мин карадым. Шуларны артистлар миннән сорап алып киткән иделәр. Мин ул артистлар белән әле дә күрешеп торам. Тик шул гөлләр исәнме икән, үсәме дип сораган юк нигәдер.

Тагын фотога төшерергә яратам. Бәләкәй чактан ук фотога төшерергә ярата торган идем. Әтиемнең “Зенит” профессиональ фотоаппараты бар иде. Ул мине ничек дөрес итеп ракурс сайларга, объективны ничек тотарга һәм фотога төшерүнең башка күп серләренә өйрәтте. Авылдашларны фотога төшереп , аз гына булса да акча да эшли идем әле (көлә). Шуннан әтием минем үземә фотоаппарат алып бирде. Ул вакытта пленкалы иде әле. Студент елларымда шуның белән кулландым. Заманча пленкасыз аппаратны мин, бер егеткә диплом язып, шуның акчасына алдым. Туебыз фотолары, балаларның фотоларын, туганнарны шул фотоаппаратка төшердек. Архивта күп фотолар җыелды. Аларны карап , искә төшереп утыру үзе бер рәхәт, чөнки күп нәрсә онытыла. Күптән түгел Вадимның әти-әнисенә бүләккә дип тулы бер фотоальбом эшләдек. Фотоларны шигырь юллары, комментарийлар белән тулыландырып эшләгәч, барысының да күңеленә хуш килде, яраттылар.

- Иң яраткан урының?

- Июль-август айларында Бөрҗәнгә кайтырга аеруча яратам. Бу вакытта табигать кайнап яши: юкә чәчкә аткан мәл, һавада бал исе аңкый, кошлар-хайваннар бала үстерәләр. Сөйләп, тасвирлап бетермәслек искиткеч ямьле мизгел. Шул вакытта үләннәр җыеп калам мин.

- Әңгәмә өчен рәхмәт, Әлфия! Уңышлар сиңа.

Туган көне: 19 август 1984 ел.

Туган җире: Бөрҗән районы, Гаделгәрәй авылы.

Яраткан ризыгы: “Әниемнең мичтә пешергән бавырсагы!”

Тормыш девизы: “Үзегезгә үзегез шәм булыгыз”.

Гаиләсе: тормыш иптәше Вадим, уллары Ирхан белән Морадым.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>