Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

 

 

Төбәк башлыгы Радий Хәбиров Караидел районында урман форумы оештыруның максатын шулай дип аңлатты.

Республика халкы төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бүген гражданнарны иң беренче чиратта борчыган, халык өчен “сөял”легә әйләнгән мәсьәләләрне хәл итәргә омтылуын яхшы  аңлый. Мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт, коммуналь хуҗалык, экология өлкәсендәге проблемалар белән бергә халыкта күп сораулар тудырган тагын бер мәсьәлә бар – ул да булса республикабыз байлыгы булган урманнарны саклау, алардан файдалану, тергезү, халыкны агач белән тәэмин итү.

Урманнарны арендага алу белән бәйле сораулар, халык тарафыннан аһ-зарлар бик күп. Сорауларга җавап табу, урман белән бәйле хәлгә ачыклык кертү максатыннан язның беренче көнендә Караидел районында “Ресурслар, партнерлык, интеграция” исеме астында урман форумы оештырылды. Чарага министрлык вәкилләре,  хакимият башлыклары, урман хуҗалыгы һәм зур предприятие җитәкчеләре, журналистлар җыелды.

Урман форумына юлланган Радий Хәбиров эш сәфәрен Александровка авылыннан башлады. Биредә югары сыйфатлы пиломатериаллар җитештерәчәк цех ачу буенча инвестиция проектын тормышка ашыруга әзерлек бара. Проект җитәкчесе Рөстәм Хисмщтуллин әйтүенчә, планга салынган инвестиция күләме – 10 млн. сум. 1000 кубометр продукция җитештерергә планлаштыралар. 2003 елдан алып биредә агач материаллары җитештерүче “Луч” җаваплылыгы чикләнгән оешма эшли. “Безнең продукция Уфа базарларында һәм төзелеш магазиннарында сатыла, - диде Рөстәм Хисмщтуллин. – Хезмәттәшлек буенча Литва белән килешү төзедек”.

Радий Хәбиров такталарның кайда киптерелүе белән кызыксынды һәм предприятие йорт комплектлары җитештерәме, дип сорады. Инвестпроект җитәкчесе аңлатуынча, киптерү процессын әлегә башкалада башкаралар. Шулай ук брустан йорт комплекты да җитештерәләр икән. 80 квадрат метрлы бер йорт комплектының бәясе якынча 250 мең сум тәшкил итә.

Биредә Радий Хәбиров агач материалларын эшкәртү цехында эшчеләр белән сөйләште, эш шартлары, хезмәт хаклары белән кызыксынды.

  • Эш шартларына зарланмыйбыз, безнең өчен ятакханә төзеделәр, үзебезнең ашханә бар, аена 20 мең сум тирәсе алып эшлибез”, - диделәр эшчеләр. Киләчәктә шундый ук предприятиене Яңа Бәрдәш авылында да ачарга планлаштыралар.

Радий Хәбиров “Луч” оешмасы делянкаларында булды, агач материалларын ничек эшләүләрен карады. Предприятие директоры Канифҗан Хисмщтуллин биредә елына 20 мең кубометр агач материалы әзерли алулары турында әйтте. Очрашу вакытында төбәк җитәкчесенә Яңа Бәрдәш авылында  мәктәп салу кирәклеге турында үтенеч белдерделәр. Соңгы елларда биредә балалар саны да, монда төпләнеп яшәргә кайтучы яшьләр саны да арта. Радий Хәбиров халыкның үтенечен игътибар белән тыңлап, быел яңа мәктәпне проектлый, ә 2020 елда аны төзи башларга кирәклеген әйтте.

Авыр йөкле машиналар үтә алмый бу юлдан...

Районның Тат-Кодаш авылы урманчыларының да республика җитәкчесенә әйтер сүзләре, җиткерер теләкләре булды. Алар очрашу вакытында Сәрвә һәм Нуриман районының Первомайск авылы арасындагы тугыз чакрым озынлыгындагы юлны тәртипкә китерү мәсьәләсен күтәрделәр. “Һава торышы бозылган көннәрдә бу юлдан авыр йөкле техника үтә алмый. Юлның начар булуы агач материалларын Уфа предприятиеләренә вакытында озатырга комачаулый”, –  диделәр алар.

Эшкуарлар исә урман җитештерү  өчен техникаларны субсидияләү мәсьәләсен күтәрделәр. Әлеге вакытта алар хакы 5 млн. сумнан күбрәк булган җиһазларга дәүләт субсидиясе алу мөмкинлегенә ия. Субсидия алу өчен махсус техника исемлеген киңәйтү мәсьәләсен хәл итсәгез иде, диделәр.

Төбәк җитәкчесе урман җитештерүчеләрдән Караидел районында законсыз урман кисү очраклары  юкмы, дип сорады. Урындагы эшкуарлар әйтүенчә, мондый проблема юк, делянкалар арендаторлар тарафыннан катгый контрольдә тотыла. Гомумән, районда агач материалларын җитештерү, эшкәртү белән гаилә династияләре шөгыльләнә. Ә алар урманның   район биләмәсендә төп байлык булуын аңлап тора.

Шушында ук Радий Хәбиров “Азатлык” оешмасының агач материалларын беренчел эшкәртү участогында булды. Предприятие директоры Хөбетдин Хисмәтуллин агач материаллары җитештерү һәм эшкәртү белән 20 елдан артыграк шөгыльләнүләре турында әйтте.

Агач кирәкме? Ерак делянкага рәхим ит!

Республиканың урман сәнәгате комплексында хәл итәсе проблемалар исемлегендә иң беренче булып урманнарны законсыз кисүдән саклау тора. Урман форумы кысаларында оештырылган түгәрәк өстәлләр эшендә шушы темага сөйләштеләр.

Агачны эшкәртү белән бәйле проблемалар да җитәрлек. “Республикадан “кругляк”ны читкә чыгаруны туктатырга кирәк. Болай итеп без зур акчалар югалтабыз – бюджетныкын да, халыкныкын да”, - диде  төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров форумның пленар утырышында чыгыш ясап, әледән-әле законсыз урман кисү очраклары, аеруча республика районнары белән чиктәш булган мәйданнардан шундый шомлы мәгълүмат килеп торуы турында белдерде. Контрольдә тотучы органнарның тырышлыгына карамастан, урманнарны арендага алучы компанияләр бу хәл белән шөгыльләнми һәм урман участокларын субарендага бирүне дәвам итә.

Урман форумы түгәрәк өстәлләренең берсе “Гражданнарны агач белән тәэмин итү. Проблемалары. Хәл итү юллары” дип аталды. Аны БР башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Рәшит улы Бәширов алып барды. Сөйләшү барышында гади кешеләрнең “Урманнар арендаторлар кулында. Керә алмыйбыз, охранниклар урманга кертми. Агачка мохтаҗ булганнарга, аеруча йортлары янганнарга, делянканы иң ерак җирдән бирәләр” дип зарланулары турында да әйтелде.

Күпләрне, аеруча  үз йортлары белән яшәргә теләгән яшь гаиләләрне борчыган проблема –  2011 елда эшли башлаган “Домокомплект” программасы. Дөресрәге, программа бар, әмма аның тулы куәтенә эшләмәве көн кебек ачык. Моның шулай булуын дәлилләүче берничә сан китерү дә җитә – бер ел эчендә “Домокомплект”  программасы буенча нибары 60 йорт төзелгән. Бу – район саен бер йорт, кайдадыр икәү дигән сүз. Азмы бу? Бик аз.

Шул ук вакытта бүгенге көндә республикада 12 мең гаилә йорт салыр өчен агачка электрон чиратта тора. Иң аянычлысы – аны алыр өчен күпләр ким дигәндә сигезәр ел көтәргә мәҗбүр. Түгәрәк өстәл барышында “Домокомплект” программасының халыкны торак белән тәэмин итүдә уникаль инструмент булуын, әмма аны кузгатырга, камилләштерергә, финанслау буенча үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында әйттеләр.

Бу проблеманың кискенлеген исәпкә алып, Радий Хәбиров йорт салу өчен үзләренең җир участогы булганнарга агачны  льготалы нигездә бирергә кирәк фикер әйтте. “Болай ярамый. Кирәк булса, бу программаны сизелерлек кузгату өчен 150 млн. сум акча табарбыз”, –  диде ул һәм тиешле ведомстволарга бу мәсьәлә буенча эшләргә кушты.

Республика җитәкчесенең тагын бер фикере залда утыручыларда ныклы хуплау тапты. “Урман участокларын арендага бирү тәртибен яңадан уйларга кирәк. Аукционнар урынына, кирәкле җиһазлары һәм җитештерү куәте булган урман җитештерүчеләр арасында конкурслы сайлап алу үткәрергә кирәк. Югыйсә, аукционнар аша урманны компьютерлар сату белән шөгыльләнүче компанияләр ала булып чыга”, – диде ул.

Моннан тыш, төбәк җитәкчесе урман җитештерүчеләр өчен техника һәм башка җиһазларны субсидияләү программасын яңадан карап чыгарга кирәклеген ассызыклады. “Дәүләт структурасындагы урман хуҗалыкларына финанс ярдәме күрсәтәчәкбез, –  диде ул. – Бу тармакта квалификацияле кадрлар да җитми – 500ләп белгеч кирәк. Эш хакы, социаль шартлар түбән. Урман хуҗалыгына яшь белгечләр әзерләү программасын эшләргә, аларга ярдәм күрсәтергә кирәк”.

Бүген урманчылар алдында да, гади халык алдында да торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – урманнарны тергезү. Бүгенге көндә үсентеләрне дөрес утыртмау технологиясен күрсәтүче күпсанлы фактлар билгеле. Шундый фактлар ачыкланса, Урман хуҗалыгы министрлыгы аерым участокларга үсентеләрне яңадан утыртырга мәҗбүр итәргә тиеш.

Урман форумында күтәрелгән проблемалар буенча  БР урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов, Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин, БР сәнәгать һәм инновация сәясәте министры Алексей Карпухин, “Кроношпан-Башкортстан” оешмасы генераль директоры Ардашер Курбаншо, Баймак районыннан килгән эшкуар Илсур Нәбиуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Залда утыручыларның да сораулары бихисап булды. Радий Фәрит улы аларның һәрберсен игътибар белән тыңлап, проблемаларны хәл итү өчен вәкаләтле кешеләргә чарасын күрергә кушты.

Фикер алышулар тәмамланганнан соң түгәрәк өстәлләрнең резолюцияләре кабул ителде. Соңгы сүз әйтелде.

“Урманнарга карата сакчыл карашны мәктәп эскәмиясеннән тәрбияләргә кирәк – мәктәп урманчылыгын үстерергә, махсус дәресләр, акцияләр үткәрергә”. Урманнарның халык байлыгы, халык хәзинәсе булуын онытмаска тиешбез, - диде Радий Хәбиров.

                                 Руфина Таҗиева.