Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Яңа закон, балык бәясен киметеп, өстәлләребездә аның ризыгын арттырырга ярдәм итәрме?

Әгәр дә балыкчы рөхсәт ителгән 5 килограммнан артыграк балык тотса, ул аны үзендә калдыра ала. Әмма аның авырлыгы
2 тәүлек нормасыннан артырга тиеш түгел. Димәк, балыкчы 10 килограммга кадәр җиткән балыкны алып китә ала, аннан артса, ул балыкны кире суга җибәрергә тиеш. Тәүлек нормасы 10 килограмм булган Әстерхан өлкәсендә 20 килограмм авырлыктагы балыкны алып кайтып китәргә рөхсәт ителә.

Совет чорында кеше организмына балык ризыгы кирәклеген бик яхшы аңлаганнар. Ашханәләрдә атнаның һәр чәршәмбесе “балык көне” буларак өлкән буынның хәтеренә сеңеп калган. Хәзер исә хәлләр башкача. Атна саен балык ашарга хезмәт хакын җиткереп булмый.

Чөнки соңгы елларда балык хакы ике ел буена карап, ашатып үстергән башмак итеннән дә кыйммәтрәк. Өстәвенә, буа-күлләребезнең күбесе шәхси кулларга күчү сәбәпле, кармак тотып яр буена да килеп булмый хәзер. Ә балык ашыйсы килә. Мәгълүм булуынча, бүген Русия халкы балык ризыкларын элекке елларга караганда күпкә азрак куллана. Әйтик, 80 нче еллар ахырында илдә яшәүче бер кеше елына 20 килограмм балык ашаган булса, хәзер бу күрсәткеч –12 килограмм. Халыкның кереме һәм сатып алу сәләте түбәнәйгән саен “Балыкчылык турында”гы федераль законның гади халыкны якламавы зур ризасызлык тудыра. Әлеге закон проекты 2012 елда ук тәкъдим ителгән иде инде. 2013 елда Дәүләт Думасы депутатлары аны беренче укуда кабул итте. Киң җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарылгач, зур шау-шу чыкты. Закондагы кимчелекләр һәм җитешсезлекләр беренче карашка ук ярылып ята иде. Җитмәсә, яңа закон буенча гомер буе авылда яшәгән кешеләргә дә үз авылындагы сулыкларда бушлай балык кармак-лауга юл ябыла иде. Әлбәттә, халык кискен каршы чыкты.
Әлегә кадәр Русиядә аквакуль-тураны үстерү, тармакка инвес-торларны җәлеп итү, маймыч үрчетү эшчәнлеген көйләү, күл-буаларда да балыкчылыкны үстерү буенча төпле закон һәм норматив актлар җитешмәде. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы балык үрчетү буенча кайбер программалар кабул итте-итүен. СССР заманында балыкчылык тармагы өчен аерым зур министрлык җавап бирә иде. Ә хәзер ул Авыл хуҗалыгы министрлыгына карый. Ул министрлыкның болай да эше баштан ашкан. Шуңа күрәдер дә инде балыкчылык тармагына игътибар җитешмәде һәм алга китеш тә сизелмәде. Үзебездә җитештерелгән балык аз булган саен, читтән китерелгәннең хакы кыйммәтләнә бара. Бик ашыйсы килсә дә, кибет киштәләрен күздән кичерү белән генә канәгатьләнергә кала.
Иң күп балык Ерак Көнчыгышта җитештерелә, аннан килеп җиткәнче берничә тапкыр кыйммәтләнә дип әйтергә ярата сәүдә үзәкләре хуҗалары. Мин моның белән тулысынча килешә алмыйм. Мәсәлән, күптән түгел Миякә районының Ярлекәү авылында эшләп килгән күмәртәләп балык сату складында булырга туры килде. Андагы балыкның төрлелегенә күзләр камаша. Балыкны Чили, Аргентина, Яңа Зеландия, Мексика, Куба, Вьетнам кебек илләрдән китергәннәр. География белән бераз гына таныш булган кешеләр дә бу илләрнең бездән дистә меңләгән чакрым ераклыкта урнашканын белә. Анда горбуша балыгын гадәти кибетләргә караганда өчләтә очсызрак хакка алдым. Димәк, берничә тапкыр югары хакны кибетләр өсти түгелме соң? Балыкны анда унар килолап саталар, әлбәттә. Әмма шулай булганда да очсызга төшә. Анда ун кило балык алган хакка кибеттә өч кило да ала алмыйсың бит. Өстәвенә, сыйфаты күпкә яхшырак. Шуңа күрә дә балыкны кибеттән түгел, ә шундый складлардан һәм базардан алырга кирәк. Аннары ветеринария хезмәте базарларда тиз бозыла торган ризыкларны атна саен тикшереп тора. Ә кибетләргә бер килеп эләккән балыкны бик тикшереп бармыйлар. Кызганычка каршы, яңа тотылган диңгез балыгы турында безгә хыялланырга гына кала. Ярый, темадан читкә тайпыла башладым ахрысы, сүзебез төпле закон булмау хакында иде бит.
2013 елда халык ризасызлык белдергәч, “Балыкчылык турында”гы закон проекты беренче укудан ары китә алмады һәм биш елга онытылып торды дип әйтергә була. Узган елда Гомумрусия халык фронты форумында бу мәсьәләгә аерым тукталгач, президент Владимир Путин Хөкүмәт җитәкчесенә бу канунны эшләп бетерергә кушты. Ике ай үтүгә, төгәлрәк әйткәндә 2018 елның 25 декабрендә, Русия президенты “Һәвәскәр балыкчылар һәм Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” гы федераль канунга кул куйды.
Законның күп өлеше 2020 елның
1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Канунның 2019 елның 1 гыйнва-
рыннан эшли башлаган бүлекләре дә бар. Законда һәвәскәр балык тоту өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре билгеләнә, шул исәптән, һәвәскәр балыкчылык төшенчәсе ачыклап бирелә. Гади тел белән әйткәндә, һәвәскәр балык-чыларны мондый яңалыклар көтә.
1. Һәр төбәктә кармакларга рөхсәт ителми торган балык төрләренең исемлеге булдырылачак. Бу исемлектәге балыкларны тоту өчен “аучы таныклыгы” кебек шәхси номерлы “Балыкчы таныклыгы” алырга кирәк булачак. Рөхсәт белешмәсендә күпме һәм нинди төр балык тотарга, нәрсә белән һәм кайда тотарга икәнлеге аерып язылып биреләчәк.

2018 елның 25 декабрендә Русия президенты “Һәвәскәр балыкчылар һәм Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль канунга кул куйды. 


2. Яңа закон балык тотуның тәүлеклек нормасын да билгеләде. Русиянең күп төбәкләрендә ул 5 килограмм дип билгеләнде. Әстерхан өлкәсендә 10 килограмм тотарга рөхсәт ителә. Калининград һәм Мурманск өлкәләрендә чикләү 50 килограмм куелды. Ханты-Мансы округында һәм Ерак Көнчыгышта тәүлегенә 100 килограммга кадәр балык тотарга рөхсәт ителә. Бу төбәкләрдә балык төп ризык буларак кабул ителә. Шуның өчен дә елга-күлләрне ныклап боз каплаганчы халык кышкылыкка балык әзерләп калырга тиеш, ди Хөкүмәт җитәкчелеге. Баштагы закон проектында каралган барлык балык тотучылар да түләүле “рөхсәт белешмәсе алырга тиеш” дигән таләп төшереп калдырылды. Моны халык тагын да бер артык салым буларак кабул итеп ризасызлык белдерәчәк дигән фикер җиңеп чыкты. Миңа калса, тәүлегенә 5 килограмм бушлай рөхсәт итү дә зур алга китеш. Аена 150 килограмм дигән сүз бит бу. Бу кадәр балык тукланырга да, тозлап яки киптереп куярга да җитәчәк.
3. Төрле шартлаткычлар, электр тогы, химик матдәләр белән балык тоту катгый тыела. Мондый браконьерлар 2 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителәчәк яки аларга 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.
4. Челтәр ятьмәләр белән балык тоту да Мурманск, Калининград өлкәләрендә, Ханты-Мансы окру-гында һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә генә рөхсәт ителә. Әлегә балыкчы кибетләрендә ятьмә сатып алып була. Ә 2020 елның 1 гыйнварыннан ул бөтенләй сатудан алынырга тиеш. Кибетнең ятьмә сатуы ачыкланса, штраф салыначак. Штраф күләмен һәр төбәк үзе билгеләячәк.
5. Балыкның күпләп йөзгән урыннарын билгеләүче җайланмалар (эхолот), су астында йөзеп балык аулауга җайлаштырылган махсус киемнәр (акваланг) дә тыела.
6. Кешеләрнең яр буенда ял итү һәм су керү урыннарына якын җирдә су асты ау мылтыклары куллану катгый тыела.

Бер мәсьәлә генә борчуга сала. “Рыбохрана” хезмәтендә бүген 2 меңләп кенә хезмәткәр эшли икән. Безнеке кебек зур илнең дистә меңәрләгән сулыкларында 2 мең кеше яңа закон үтәлешен күз уңында тота аламы соң? 


7. 2021 елның гыйнварыннан түләүлегә әйләнеп беткән сулыкларда балыкчылардан акча алу туктатыла. Бу үзе сулык чокытып , су тутырып маймыч үстерүче шәхси фермерларга кагылмаячак.
Законның бу өлеше 2021 елның 1 гыйнварыннан гына үз көченә керәчәк. Чөнки кемнәрдер сулыкны тәртипкә китергән, тазарткан, үстерер өчен маймыч һәм аларны ашатырга катнашазык алган бит инде. Кешеләр үзләренең чыгымнарын кире кайтара алсын өчен аларга 2 ел ташлама ясала. Аннан соң алар балык тотучыдан түләү таләп итә алмаячак.
Шәхси эшкуарларның күбесе сулыкны 49 елга арендага алган икән. Аларга артабан да кунакханәләрен, кармакларны, көймәләрне түләүле арендага биреп тору рөхсәт ителә.
8. Әгәр дә балыкчы рөхсәт ителгән 5 килограммнан артыграк балык тотса, ул аны үзендә калдыра ала. Әмма аның авырлыгы 2 тәүлек нормасыннан артырга тиеш түгел. Димәк, балыкчы 10 килограммга кадәр җиткән балыкны алып китә ала, аннан артса, ул балыкны кире суга җибәрергә тиеш. Тәүлек нормасы 10 килограмм булган Әстерхан өлкәсендә 20 килограмм авырлыктагы балыкны алып кайтып китәргә рөхсәт ителә.
Кайбер кешеләр балыкларын су буенда ук тозлый яки ыслый башлый. Алар да шушы 5 килограмм тәүлек нормасына керә. Әгәр син үзеңә тукланыр өчен ысланган балык алып килеп, аны ашап бетерә алмасаң, ул да шушы тәүлек нормасына керәчәк. Монысы инде бөтенләй башка сыймаслык таләп, минемчә.
Гомум алганда, яңа закон халыкка миһербанлырак итеп язылган дип әйтергә була. Чынлап та, бушлай 5 килограмм тотарга рөхсәт итү һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан түләү алуны туктату гади халыкка яхшы яңалык булып тора. Югыйсә, кайбер кешеләрнең кирәксә-кирәкмәсә дә капчыклап балык тотып алып киткәннәрен күргәнегез бардыр. Ваграк балыкларны санга сукмый яр буена ыргытып харап итүчеләр дә кимер дип уйлыйм. Мондыйлар өчен таләпләрне, законны кырыслату күптән сорала иде.
Бер мәсьәлә генә борчуга сала. “Рыбохрана” хезмәтендә бүген
2 меңләп кенә хезмәткәр эшли икән. Безнеке кебек зур илнең дистә меңәрләгән сулыкларында 2 мең кеше яңа закон үтәлешен күз уңында тота аламы соң? Урман сәнәгате тармагында урманчыларның санын киметкәч, хәлләр ничек катлауланганын яхшы беләбез. Яңа закон яхшы булганда да аның үтәлешен тәэмин итә алмагач, мәсьәлә яхшы якка үзгәрер дигән ышаныч була аламы? Минемчә юк. Ни өчен шулай?

P.S. Яңалыклар турында тагын җентекләп беләсегез килсә, 2018 елның 28 декабрендә имзаланган 475 санлы Федераль законны алып таныша аласыз.
Рәдиф Фәтхи.