Шәһәрләрне төзекләндерәләр

Башкорстанда шәһәр мохитен төзекләндерү буенча заявкалар җыю тәмамланды. Бер ай дәвамында халкы 20 меңнән күбрәк булган шәһәр һәм шәһәр биләмәләре гражданнарыннан заявкалар кабул ителде.

Бер ай эчендә республика шәһәрләрендә яшәүчеләрдән 50 меңнән күбрәк заявка килде, диләр БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында. 24 зур торак пунктында яшәүче кешеләр рейтинглы тавыш бирүдә катнашачак җәмәгать территорияләренең исемлекләрен тулыландырырга тиеш иде. Аннары инде 18 март көнне шәһәр халыклары  “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында иң беренче чиратта финансланачак объектларны сайлаячак.

БР ТКҖ министрлыгы мәгълүматлары буенча, заявкалар кәгазь бланкларда һәм онлайн-сораштыруларда кабул ителгән. Тәкъдимнәр кабул итү буенча 240 пункт оештырылган. Хәзер 16 февральгә кадәр сораштыру нәтиҗәләренә анализ ясаячаклар һәм шуның буенча бердәм исемлек төзеләчәк. Арытабан төзекләндерү өчен тәкъдим ителгән территорияләрнең йомгаклау исемлекләре формалашкач, дизайн-макетлар әзерләнәчәк.

Руфина Таҗиева.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>