Якташыбыз уңышы

Сочи уеннарында алтын медаль яулаган якташыбыз Семен Елистратов Көньяк Кореядагы уеннарда да сынатырга җыенмый.

Семен шорт-трек буенча 1500 метр аралыкта өченче килеп, бронза медаль яулады. Бу Русия җыелма командасының беренче медале буларак та озакка хәтердә калыр.

Команданың капитаны булган, алты тапкыр Олимпия чемпионы Виктор Ан бер сәбәпсез уеннарга чакырылмагач, Семенга аеруча зур җаваплылык төшәчәк. Артык җаваплылык психологик басым ясый гына күрмәсен. Чөнки Семен ярымфиналда беренче булып килсә дә, финал узышында өченче килде. Алдагы бәйгеләрдә дә Семенга башкалар өчен дә тырышырга туры киләчәк.

Бу якташыбызның өченче Олимпия уеннары. Шулай булгач, ул инде, чын мәгънәсендә, зур чыныгу алган спортчы. Якташыбыз бирешмәс, дигән, ышанычта калабыз.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>