Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бу чорда һәркем бакчаларын, йорт-җирләрен җыештыра, кемнәрдер табигатькә күңел ачарга барырга җыена. Ләкин... нәкъ шушы чорда республикада тычкан бизгәге чире, ягъни геморрагик лихорадка (ГЛПС) дигән куркыныч авыру эләктерү куркынычы да артуы хакында онытырга ярамый. Чирнең таралуына, нигездә, кимерүчеләр булышлык итү сәбәпле, аңа халык тычкан бизгәге дип исем биргән.

Табиблар фикеренчә, геморрагик лихорадка – авыр, хәтта үлем белән янаучы йогышлы авыру. Ул кешенең вак кан тамырларына, бөеренә, үпкәләренә һәм башка органнарына зур зыян китерергә сәләтле. Шуны да әйтергә кирәк, ул кешедән кешегә йокмый.
Шуңа да Роспотребнадзорның БР буенча идарәсе белгечләре санитар хәвефсезлек хакында онытмаска, гигиена таләпләренә игътибар итәргә чакыра. Шулай ук тычканнарның фатир-йортларга үтеп кермәүләренә, зарарлануга юл куймауга юнәлдерелгән кайбер чараларны үтәргә кирәк.
Боларга түбәндәгеләр керә:
*беренче чиратта кимерүчеләр үтеп керү мөмкинлеге булган бина-бүлмәләрне даими дезинфекцияләп тору;
*су һәм ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда саклау;
*әлбәттә инде, кимерүчеләр белән контакттан саклану мөһим;
*кулларны сабын белән юу.
Әлеге гади генә чараларны үтәү дә тычкан бизгәге белән авыру куркынычын күпкә киметә.
Авыру кайдан килеп чыга?
Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр – кыр тычканнары тарата. Вирус җәнлекләр организмыннан бәвел, селәгәй һәм башка калдыклар белән чыгарылып, тышкы тирәлекне – туфрак, гөмбә, җиләк һәм бакча йортларында калган азык-төлекне пычрата.
Организмга ничек эләгә?
Инфекция, нигездә, һава-тузан аша кеше организмына эләгә. Юылмаган пычрак кул белән ризык ашау, җәнлекләр белән турыдан-туры аралашу, тиредәге зарарланган урыннар, яралар аша яки калган азык-төлекне термик эшкәртми ашау сәбәпле, чир уятучы вируслар организмга үтеп керә.
Чирнең башлануы...
Авыруның беренче билгеләре 14–15 көннән соң гына билгеле була: тән температурасы кинәт 40 градуска күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, тән туңу, күңел болгану башлана. Вакытны озакка сузмыйча, тиз генә өйгә табиб чакыртырга кирәк.
Бу авыру вакытында еш кына кеше бик начар күрә башлый – аның күз алды томалана; башы авырта, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә күзәтелергә мөмкин. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр югалса да, авыру кеше сәламәтләнми, ә киресенчә, аның бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайсыбер матдәләр бүленеп чыгу туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, ул нык хәлсезләнә. Кайчак тычкан бизгәгенең санап кителгән билгеләренә башлангыч стадиядә тәнгә вак бетчәләр чыгуы күзәтелә. Ул, нигездә, култык асларында һәм ян якларда була.
Бетчәләр бетми, торган саен көчәя барырга мөмкин. Урыны белән кан савулар аңкауда да күзәтелергә мөмкин. Бөерләр шул дәрәҗәдә начар эшли башлый: авыру кеше хәтта күп итеп сыеклык эчсә дә, бәдрәфкә йөрми ди-
ярлек.
Шул ук вакытта авыруны даими эчәсе килү хисе борчый, ләкин моның белән дә проблема килеп туа: табиги юл белән чыгару мөмкин булмаган сыеклык организмда кала һәм, нәтиҗәдә, авыруның битләре, күз кабаклары, кул бармаклары шешенә.
Әйткәндәй, кайсыберәүләрне коры ютәл, борын тыгылу һәм начаррак күрә башлау борчый.
Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, ул хәтта вафат булырга да мөмкин...
Дәвалау
Тычкан чире белән авырган кешене дәвалау өчен хастаханәгә салу мөһим. Дәвалау бик авыр уза һәм ул бик озакка сузыла. Медикаментоз препаратлар белән дәвалау нәтиҗәсендә ике атна чамасы вакыттан соң гына пациентның хәле яхшыра төшә. Әкренләп кенә бөерләр нормаль режимда эшли башлый, бәвел бүленеп чыгу арта. Авыруның йокысы һәм аппетиты яхшыра.
Шулай да берникадәр вакыт авыз кибү, хәлсезлек һәм тән изелү күренешләре саклана әле. Дәвалау башланганнан соң 20-25 көн чамасы вакыт үткәч кенә бизгәкнең күңелсез күренешләре тәмамлана дияргә мөмкин.
Тычкан бизгәге вакытында төп таләпләрнең берсе – каты диета. Авыру кешегә составында С һәм В витаминнары күп булган азык-төлек ашарга, шулай ук К витаминын һәм аскорбин кислотасын төймәле препарат-
ларда да кабул итәргә тәкъдим ителә.

Игътибар!
Тычкан бизгәге вирусы югары температурага һәм ультрашәмәхә нурларга чыдамсыз. Шуңа да җентекле эшкәртү үткәрү бүгенге көндә иң яхшы искәртү чарасы булып исәпләнә.


Тычкан авыруы йоктырмас өчен табигатькә чыкканда бик игътибарлы булырга кирәк. Өегездә, йорт-җирләрегездә тычканнар үрчүгә юл куймагыз! Алардан саклану өчен махсус матдәләр кулланыгыз! Озак хуҗасыз торган өйләрне, ка-
ралты-кураларны җыештырганда резин перчаткалар, маскалар кияргә онытмагыз! Подвалларда озак сакланган азык-төлекне югары темпера-
тураларда эшкәртегез! Үзегезне саклагыз!
Онытмагыз, әлеге авыруга каршы махсус искәртү чаралары, ягъни вакцина юк дип кисәтә белгечләр. Димәк, барсы да үзебезнең сакчыллыктан тора!
Авыруны булдырмау өчен беренче чиратта, кимерүчеләргә каршы көрәшергә кирәк. Моның өчен елына ике тапкыр агулау үткәрү (дератизация), урын-җирлекне һәм йорт яннарына даими чисталыкта тоту кирәк.
Онытмыйк! Чүп-чарлар, калдык-постыкларның күплеге кимерүчеләр өчен менә дигән үрчү урыны.
Ял итәргә барсагыз...
Язын-җәен күпләребез табигатькә ял итәргә чыгарга ярата. Шул ук вакытта күпләр гади генә саклану чараларына төкереп карарга күнеккән. Тычкан чиренә юлыкмас өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
*азык-төлекне тыгыз ябыла торган савытларда сакларга, калган ризыкларны тик кайнар ысуллар белән эшкәртергә;
*ачык чыганаклардагы су белән файдаланмаска, ашау-эчү өчен суны табигатькә йортыгыздан алып барыгыз;
*юылмаган кул белән ризык капмаска, тәмәкене кулга алмаска;
*ялга барыр алдыннан барасы җирлекләрнең эшкәртелгәнме-юкмы икәнлеге хакында белешергә.
Гөлара Арсланова.