Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Сания апаның төпчек кызы Гөлназ унынчы класста укып йөри. Яше кырыкка җиткәндә тапты ул аны. Шуңадырмы, бигрәкләр дә иркәләп үстерде инде. Армия хезмәтеннән яңа гына кайткан Шакир малае Рөстәмнең Гөлназы артыннан йөрүен ишеткәч, бөтенләй йокысы качты. Исенә танавын лыш-лыш тартып, бер булса да озатырга тырышып йөргән Шакир килеп төште. Җене котыра иде инде шуны күрсә. Җитмәсә, малае озата имеш... Әйтеп тә карады Сания апа, әрләп тә алды. Нинди генә вәгазьләр укымады, ә Гөлназ, җиңел генә итеп: “Ә, без болай гына,” – ди дә куя. Санияга бик таныш ул сүзләр. Аның да яшь чаклары әле кичә генә булган кебек. Шул “болай гынадан” башлана да инде барсы да. Кич җиттеме кызыкай киенеп-ясанып клубка ашыга, ә Санияның җаны уч төбендә.
“Тукта әле! Күрмәгәнен күрсәтим әле мин бу малайга!” –дип, Сания апа бу хәлләргә нокта куярга ниятләде. Ире Газим да күрше авылга олы кызларына утын әзерләшергә киткән чак. Гөлназның чыгып китүе булды, гөлбәчтәге озын кисәү агачын алып чыгып өй алдындагы ишек почмагына сөяп куйды.