Сайлаулар якынлашкан саен КОИБ (комплекс обработки избирательных бюллетеней) дигән сүз еш ишетелә башлый.

9 сентябрьдә Дәүләт җыелышы – Корылтайга сайлауларда да 811 участок сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары белән җиһазландырылачак. Бу сайлау участокларының гомум санының 24 процентын тәшкил итә дигән сүз. Әмма республикадагы КОИБлар 219 участокны җиһазландыруга гына җитә. Калганнарын Русия һәм Башкортстан Үзәк сайлау комиссияләре карары белән Удмурт республикасыннан, Чиләбе, Ырынбур, Курган өлкәләреннән һәм Пермь краеннан китерәчәкләр. Комплесларны уңышлы куллану өчен әле Үзәк сайлау комиссиясе 1622 оператор әзерли.

Шуны да әйтергә кирәк, Башкортстан КОИБлар белән җиһазландыру буенча илдә, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән кала, өченче урында тора.

Язгөл САФИНА.

Агымдагы елның 9 сентябрендә Башкортстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлау үтә. Республика халкы 110 депутат сайлаячак.

Русиянең 18 яше тулган һәр гражданы, сайлауларда катнашып, үз тавышын бирергә хокуклы дибез. Әмма сәламәтлекләре чикле кайсыбер кешеләр өчен сайлау участокларына килеп, тавыш бирү кабинасына барып җитү кайчакта мәшәкатькә әйләнә: я пандус юк, я сайлау участогы беренче каттан югарыда урнашкан. Аннары, сер түгел, безнең илдә әле бар биналар да инвалидлар өчен коляскалар белән йөрүгә җайлаштырылмаган.

Менә шуларны исәпкә алып, сәламәтлеге чикләнгәннәргә тавыш бирүнең төрле юллары тәкъдим ителә. Бүген алар теркәлгән урын буенча да, яшәгән урын буенча да сайлау участогына барып һәм тавыш бирү бинасына барып тормый гына да гражданлык бурычын үти ала. Элек, сайлау турындагы законнарга үзгәрешләр керкәнгә кадәр, инвалидалар бары теркәлгән урын буенча гына тавыш бирә ала иде. Ләкин аларның күбесе, үзләрен үзләре карый алмаганга күрә, тавыш бирү көнендә я туганнарында, я дәвалау учреждениесендә, я сәламәтлек ныгыту урыннарында булып калалар. Шуңа алар янына участок сайлау комиссиясе әгъзалары күчермә әрҗә белән килә алмый иде. Хәзер исә “Мобиль сайлаучы” программасы ярдәмендә аларга сайлау өчен уңайлы мөмкинлекләр булдырылды.

9 сентябрьдә тавыш бирү көнендә республикада сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен 6 махсус участок оештырылачак. Уфада һәм Бәләбәйдә – икешәр, Стәрлетамак һәм Белоретта берәр участок эшләячәк. Аларда тавыш бирү өчен махсус трафаретлар һәм лупалар тәкъдим ителәчәк. Гомумән, барлык сайлау участоклары да һәр кеше өчен уңайлы булырга тиеш дип белдерәләр Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясеннән.

Әйткәндәй, Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген республикада 261 683 инвалид яши. Бу сайлаучыларның уннан бер өлеше диярлек. Аларның 11 меңгә якыны коляскада хәрәкәт итә, 3 меңнән артыгы протезлар куллана, 71е йөртүче этләр ярдәме белән файдалана, 7 меңгә якын кеше – күрү буенча, 11 меңнән артыгы ишетү буенча инвалид.

Язгөл САФИНА.

Агымдагы елның 9 сентябрендә Башкортстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлау үтә. Республика халкы 110 депутат сайлаячак. Партияләр исемлеге буенча – 736, бер мандатлы округлардан 290 кандидат теркәлде.

Алты сәяси партия сайлауларда катнашу хокукына ия булды. Аларның төбәк сайлау бюллетенендә нинди тәртиптә урнашачыгы жирәбә белән билгеләнде – 2 августта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә жирәбә оештырылды. Сайлау бюллетенендә сайлау берләшмәләренең исемнәре һәм эмблемалары нинди тәртиптә урнашачыгы ачыкланды.

Нәтиҗәдә партияләрнең Башкортстан буенча төбәк бүлекчәләре түбәндәге урыннарны алды:

“Бердәм Русия” – 1,“Гадел Русия” – 2, “Русия патриотлары” – 3, “Яшелләр” – 4, ЛДПР – 5, КПРФ – 6.

2 августта Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясендә Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлыкка теркәлгән кандидатлар һәм кандидатлар исемлеген теркәгән сәяси партияләр арасында сайлау алды агитациясе материалларын дәүләт киңкүләм мәгълүмат басмаларында бастыру өчен түләүсез мәйдан бүлү буенча жирәбә үткәрелде. Аның барышында кандидатларның һәм сәяси партияләрнең агитация материалларын матбугат чараларында бастыру көннәре ачыкланды.

“Өмет” гәзитендә, жирәбә протоколына ярашлы, сәяси партияләрнең материаллары түбәндәге көннәрдә басылачак:

“Гадел Русия” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе – 17 август;

ЛДПР сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе – 24 август;

“Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе – 24 август;

КПРФ сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе – 31 август;

“Яшелләр” Русия экологик партиясе” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе – 7 сентябрь;

“Русия патриотлары” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе – 7 сентябрь.

Кандидатларның агитация материаллары түбәндәге көннәрдә басылачак:

17 августта – Т.Д. Минһаҗев, Л.М. Зөбәерова, И.А. Апаев, И.О. Голубь, Л.К. Юлыева, А.И. Газизов, Я.Р. Сафаров, В.Ю. Патрикеев, В.А. Нагорный, А.И. Мостафин, Р.С. Әхмәтҗанов, Д.М. Головачёв, О.В. Шевнина, Р.Р. Харрасов, З.Г. Шәрәфетдинов, Г.Х. Шәяхмәтова, Д.Р. Лукьянова, А.В. Зайцев, Ф.Ә. Хәмитов, Н.С. Бажин, Р.Ф. Зәйнуллин, И.Х. Исәнгулов, А.Ө. Рәхмәтуллин, Р.А. Вәлиев;

24 августта – Д.Ю. Елизарьев, Т.М. Кузнецов, Ю.Б. Бәйрәмов, Э.Р. Сыртланова, Р.Ф. Хафизов, А.В. Бондаренко, Е.Н. Баязитова, В.А. Шәрипов, М.А. Залилов, А.Р. Мөсифуллин, Д.Э. Уфимцева, Е.А. Родина, Р.З.Фараджев, А.Л. Чернейкин, Е.А. Лобов;

31 августта – В.В. Рябов, О.Р. Хәсәнов, В.В. Яковлев, Р.К. Насретдинов, Е.А. Семивеличенко, О.И. Филиппов, М.Ф. Белкина, Р.Ф. Зәйнуллин, Б.Д. Динеев, Т.М. Мөхәммәтҗанов, Е.И. Романчиков, И.М. Хәмидуллин, А.А. Фәйзуллин, Д.Е. Смирнов, К.И. Абкаиров, В.М. Сәйфигалиев, Г.Ә. Фәйзуллина, Р.А. Шаһапова, И.Г. Нигъмәтуллин, К.Ю. Санкин, И.Ф. Фәхретдинов, Р.Х. Аллагуҗин, А.А. Дегтев, Р.Ф. Вәлиев;

7 сентябрьдә – И.М. Чаплиц, Л.Р. Николаева, Е.Р. Гайнисламова, Е.В. Гаврилов, Э.М. Шаронова, Д.А. Герасимов, И.Г. Кәримов, В.И. Лебедьков, Р.Ә. Рәпиев, И.А. Мясоедов, С.Х. Гыймалетдинов, К.К. Сухарев, Д.А. Ишкилдина, Ә.Г. Рәҗәпов, Я.А. Белов.

 

 

2 августа в Центризбиркоме Башкортостана состоялась жеребьевка для размещения наименований и эмблем избирательных объединений в избирательном бюллетене по единому республиканскому округу для голосования на выборах депутатов Государственного Собрания — Курултая Республики Башкортостан шестого созыва.

Уполномоченные представители избирательных объединений, зарегистрировавших республиканские списки, в порядке регистрации по очереди брали конверты, в которых находились карточки с номерами от 1 до 6 (количество избирательных объединений, зарегистрировавших республиканские списки).

В результате процедуры региональные отделения получили следующие места:

ЛДПР — 5,

Справедливая Россия — 2,

«Зеленые» — 4,

«КПРФ» — 6,

«Единая Россия» — 1,

«Патриоты России» — 3.

В избирательном бюллетене под наименованиями избирательных объединений располагаются фамилии, имена, отчества кандидатов, входящих в общереспубликанскую часть списка, а также наименования соответствующих региональных групп и фамилии, имена, отчества кандидатов, входящих в группу, сообщили в ЦИК РБ.