Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт Думасында “Гадел Русия”  фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов белән очрашты.

 Якларның үзара килешеп эш итүе, республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре тикшерелде.

Бюджет үсеше буенча төбәк илдә икенче урынны били. Бу Башнефть компаниясеннән, металлургия һәм машиналар төзелеше комплексы предприятиеләреннән кергән салымнарга  бәйле”, – диде Рөстәм Хәмитов,

 Сергей Миронов үз чиратында республикада балалар тууга булышлык итү һәм янгынга каршы хәвефсезлекне көчәйтү  җәһәтеннән башкарылган эшләрне хуплады.

    – Мин демографик проблеманы хәл итү буенча башлангычны – тәүге баласы туган һәм торагы булмаган гаиләләргә 300 мең сум бүлүне – үрнәк итеп куям. Бу бик мөһим, – дип билгеләде фракция  җитәкчесе.

30 августа в агентстве «Башинформ» состоялась церемония подписания соглашения «За честные выборы» между Общественной палатой РБ и представителями политических партий, которые участвуют в выборах депутатов Государственного Собрания — Курултая Республики Башкортостан. Свои подписи в документах поставили представители Башкортостанского регионального отделения партии «Единая Россия», Башкирского регионального отделения «Коммунистической партии РФ», регионального отделения партии «Справедливая Россия», Башкортостанского регионального отделения партии «Патриоты России», Башкортостанского регионального отделения Российской экологической партии «Зеленые».

«22 августа состоялось заседание межпартийного совета, на котором было принято решение о необходимости разработки и подписания соглашения «За честные выборы» между Общественной палатой и политическими партиями в целях обеспечения открытых, честных и прозрачных выборов, чтобы ни у кого не возникало сомнения в легитимности голосования, — сказала председатель региональной Общественной палаты Ольга Панчихина. — Мы предлагаем политическим партиям соблюдать права граждан, уважать друг друга, чтобы эти выборы стали открытыми и понятными для граждан республики».

«Подписание Сторонами Соглашения «За честные выборы» нацелено на соблюдение действующего законодательства и согласованных политических и нравственных принципов при проведении избирательной кампании по выборамдепутатов Государственного Собрания-Курултая Республики Башкортостан шестого созыва и в представительные органы местного самоуправления республики, которые состоятся в единый день голосования 9 сентября 2018 года,на территории Республики Башкортостан», — говорится в тексте документа. По словам руководителя общественной организации, палата открыта к подписанию соглашения и с другими политическими партиями.

Телефон Аппарата ОП РБ: 280-82-36.

http://www.bashinform.ru/news/1203695-v-ufe-politicheskie-partii-podpisali-soglashenie-za-chestnye-vybory/

Үткән атнада Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко белән очрашты. Сүз, әлбәттә, республикада 9 сентябрьдә узачак сайлауларга әзерлек турында барды.

Евгений Шевченко алда торган сайлауларда техник корылмаларның күп булачагын аерым билгеләп үтте. “Сезгә зур рәхмәт әйтергә тиешмен, – диде ул республика башлыгына мөрәҗәгать итеп. – Сезнең тәкъдим белән Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтайга сайлауда бюллетеньнәрне эшкәртү комплекслары саны дүрт тапкырга арттырыла. Сез бу башлангыч белән чыктыгыз һәм без аны хупладык. Шулай ук КОИБлар биреп торган төбәкләргә дә рәхмәт”.

Башкортстанда 9 сентябрьдә узачак сайлауларга әзерлекнең иң кызу мәле әле. Бу көннәрдә “Белая река” типографиясе республиканың законнар чыграу җыелышына депутатлар сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр баса башлады. Бердәм республика округы өчен 3 059 787 бланк әзерләнә. Бер мандатлы округлар өчен дә шулкадәр данә бюллетень басылачак. Территориаль комиссияләрнең гаризалары буенча, бюллетеньнәр рус, рус-башкорт һәм рус-татар телләрендә булачак.  

Бердәм округ буенча тавыш бирү бланкларында, жирәбә нәтиҗәләренә ярашлы, партияләрнең эмблемалары һәм исемнәре түбәндәгечә урнаша:

1. “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.

2. “Гадел Русия” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.

3. “Русия Патриотлары” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.

4. “Яшелләр” Русия экологик партиясе” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.

5. ЛДПР сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.

6. КПРФ сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.

Бердәм республика округы буенча бюллетеньнәрдә кандидатлар исемлеген теркәгән сайлау берләшмәсенең исеме; әлеге партия күрсәткән исемлекнең гомум республика өлешенә кертелгән кандидатларның исем-шәрифләре; кандидатлар исемлегенең төбәк төркеме исеме һәм номеры һәм шушы төбәк төркеменә кертелгән кандидатларның исем-шәрифләре урын алачак.

Шулай ук әгәр теркәлгән кандидат хөкемгә тарттырылган булса һәм хөкем карары башкарылмаган икән, сайлау бюллетененә бу хакта да мәгълүмат кертеләчәк.

Язгөл САФИНА. 

Агымдагы елның 9 сентябрендә Башкортстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлау үтә.

Сайлау көне якынлашкан саен аңа әзерлек һәм аны үткәрүгә кагылышлы сораулар да күбәя. Шуларны исәпкә алып, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев 31 августта 10нан 11 сәгатькә кадәр телефон аша “туры элемтә” үткәрә. Сораулар Үзәк сайлау комиссиясенең күп каналлы 8 800 347 54 54 номерлы “кайнар линия”сенә кабул ителә. Шулай ук сорауларны алдан Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. адресы буенча электрон почтага да җибәрергә мөмкин. Бу очракта “туры элемтә”гә дигән билге куярга кирәк.

Сорауларга бирелгән җаваплар белән республиканың дәүләт матбугат басмаларында һәм БР Үзәк сайлау комиссиясенең сайтында танышырга мөмкин  булачак.