Якшәмбе, 9 сентябрь – республикада Бердәм тавыш бирү көне. Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлаячакбыз. Шулай ук кайсыбер урыннарда җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына да депутатлар сайланачак.

Әле сайлауларга әзерлекнең төп эшләре тәмамланган. Кайсыбер вак мәшәкатьләрне төгәллисе һәм тагын бер тапкыр барысын да тикшереп чыгасы гына калган. Болары 1-2 көндә хәл ителәсе эшләр. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте йортында үткән видео-селектор киңәшмәдә әйтелде. Сайлау комиссияләренең бердәм тавыш бирү көненә әзерлеге турындагы чара булды ул. БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү үзенчәлекләрен барлап, Корылтайга депутатлар сайлау – ул республика өчен төп сәяси вакыйгаларның берсе һәм безнең максат – аны югары дәрәҗәдә оештыру дип ассызыклады. Киңәшмәдә сайлау көнендә тәртип һәм хәвефсезлек тәэмин итү, мәгълүмати яктырту эшләре дә күз уңыннан үткәрелде.

Шәһәр-районнардан видеобәйләнешкә чыгучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Владимир Куликов сайлауларга яшьләрне җәлеп итүләре турында сөйләде. Тавыш биреп чыкканнан соң сайлау участогы ишеге янында селфи төшеп, Интернетка саласы гына. Президент сайлауларында бу алым үзен аклаган. В.Куликов кимчелекләргә дә тукталды. Мәсәлән, кайсыбер кандидатлар үз файдаларына агитация эшләре алып баруга сүлпән карый, ә соңыннан ризасызлык белдереп йөрүчеләр булгалый, дип белдерде ул. Шуңа партияләр үз кандидатлары белән шул хакта тагын бер тапкыр ныклы сөйләшсен иде дигән теләген җиткерде ул.

Язгөл САФИНА.

Общественной палатой Башкортостана совместно с Башкирским отделением Ассоциации «Гражданский контроль» организована работа «Горячей линии» колл-центра по мониторингу выборов.

Работа колл-центра началась сегодня, 3 сентября, и продлится до 8 сентября. Специалисты будут работать с 9 до 18 часов.

С 9 по 10 сентября телефон колл-центра будет переведен на многоканальный режим и будет работать в круглосуточном формате.Телефон «горячей линии» колл-центра: 8-800-347-2-102.

Сотрудники колл-центра будут давать консультации и оказывать правовую поддержку.

«Колл-центр показал свою востребованность на выборах Президента России, в марте 2018 года поступило порядка 200 обращений граждан, — рассказала председатель Общественной платы Башкортостана Ольга Панчихина. — В основном уточнялось местоположение избирательных участков, людей интересовала информация, как проголосовать не по месту жительства и многое другое».

Для обработки информации о ходе избирательного процесса предполагается получение информации и по электронной почте: Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра..

 

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча “туры элемтә” үткәрде. Республика халкы сайлау кампаниясенә бәйле булган, үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Сайлаучыларны ни борчый соң? Сорау һәм җавапларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. 

“Русия патриотлары” партиясе шушы көннәрдә Уфада республика патриотик форумына җыелды.  Форумда уртак идея белән берләшкән профессиональ оешмалар вәкилләре: врачлар, укытучылар, эшчеләр,  дин вәкилләре, иҗтимагый, милли-мәдәни, патриотик оешмалар һәм сәяси партияләр, бизнес-берләшмәләр һәм хөкүмәт органнарыннан вәкилләр катнашты.

 Форумда җәмгыятьтә патриотик тәрбия бирүнең, милли идеяләрне тергезүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр.

  Форумда катнашучылар республика икътисадын үстерү өчен даими эш урыннары булдыру кирәклеген ассызыклады. Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният мәсьәләләрен хәл итү профессиональ берләшмәләр катнашлыгында комплекслы алып барылырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр. 

Башкортстанның иҗтимагый күзәтү комиссиясе хөкем ителгәнннәргә  иреккә чыккач җәмгыяттьтә үз урыннарын табарга ярдәм итүче өчен хокукый проект әзерләде. “Бердәм Русия” оештырган иҗтимагый инициативалар форумында бу инициативаны хөкем урыннарында кеше хокукларын тәэмин итү буенча БР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Олег Галин җиткерде.

«Тема бик җитди, һәм ул  гади халык өчен бигрәк тә мөһим. Бүгенге статистика күрсәткечләре буенча җинаять кылучылар иреккә чыккач тагын шул юлга баса, чөнки алар җәмгыятькә яраклашып китә алмыйлар. Безнең бурыч – кеше үзен шушы җәмгыятьнең тулы хокуклы гражданины итеп тойсын”. Олег Галин шулай ук “Бердәм Русия” партиясенә иреккә чыккан гражданнар өчен Реабилитация үзәге ачу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Үзәктә колониядән чыкканнарга вакытлыча яшәү урыны биреп, эшкә урнашырга ярдәм итәргә, психологик ярдәм күрсәтергә дә мөмкин булачак, – диде ул.