Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлауларда катнашты. Ул Уфаның “Башкортостан” дәүләт концерт залы бинасында урнашкан 109 санлы сайлау участогында тавыш бирде.

“Сайлаулар – безнең тарихның, демократиянең мөһим өлеше, – диде республика җитәкчесе. – Сайлауларда иң мөһиме гаделлек, ачыклык һәм көндәшлек булуы. Бу уңайдан, минем карашка, сайлау алды кампаниясе яхшы үтте”.

Рөстәм Зәки улы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның республика тормышында мөһим роль уйнавын билгеләде. Һәм сайлауларан соң состав яңарачак дип белдерде. “Чөнки бүгенгә кадәр эшләгән депутатларның күбесе сайлауларда катнашмый.Яңа, яшь кандидитлар бар. Шуңа, минем карашка, безнең парламент алдынгы карашлы, яңа идеяләр тудырырга сәләтле булачак. Иң мөһиме – республика халкының имин тормышы өчен эшләргә, – диде ул. – Башкортстан кешеләре сайлауларга җитди карар һәм сайлау участокларына килер дип уйлыйм”.

“Сайлау-2018” иҗтимагый матбугат үзәгендә политологлар сайлау барышына карата үз фикерен белдерде.

Сәясәт белгече Сергей Лаврентьев әлеге сайлауларда халык көтелгәннән күбрәк катнашыр дип исәпли. Гомумән, сайлаучыларның күпме килүе кандидатларның һәм партияләрнең ничек эшләвенә бәйле, дигән фикердә ул. “Кандидатлар һәм партияләр сайлаучыларның күңеленә барып җитә алдымы – сайлау нәтиҗәләре буенча күренәчәк. Кайчакта бик билгеле булмаган партияләр дә күп тавыш җыюга ирешә. Чөнки алар сайлаучылар белән тыгыз эшли, аларга якын тора”.

Аннары сайлаучыларның тавыш бирергә килүе гражданлык электораты дәрәҗәсенә дә бәйле дип исәли политолог.

Сергей Лаврентьев күзаллавынча, яңа парламент күп партияле булачак. Бәлки, аларның саны да артыр дигән ышанычын белдерде ул.

 

Бүген Башкортстанда – Бердәм сайлау көне. Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлыйбыз.

Уфа мэры Ирек Ялалов иң беренчеләрдән булып башкаланың Киров районында урнашкан 148нче санлы сайлау участогында тавыш бирде.

9 сентябрьдә Башкортстан халкы алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы – Корылтайга 110 депутат сайлый. Аларның яртысы – бер мандатлы округлардан, яртысы – сәяси партияләр исемлеге буенча.

 

 

Бүген сайлауларны яктыртучы журналистларның да кызу эш көне. Бу уңайдан Уфада “Башкирия” кунакханәсендә “Сайлау-2018” иҗтимагый матбугат үзәге эшли. Ул сайлау участоклары белән бергә ачылды һәм 10 сентябрьнең иртәнге 6.00 сәгатенә кадәр эшләячәк.

Медиаүзәкне республиканың Җәмәгать палатасы оештырды. Биредә киң мәгълүмат чаралары сайлау барышы турында оператив мәгълүмат ала. Көн буена сәясәтчеләр, партияләр вәкилләре, экспертлар һәм дәүләт власте органнары вәкилләре белән очрашулар үтә. Алар сайлау ничек барганлыгы, махсус сайлау уучастокларында, барып җитүе авыр булган сайлау участокларында тавыш бирү барышы турында иң соңгы яңалыклар, үзенчәлекләр хакында мәгълүмат бирәчәк.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясеннән туры трансляцияләр оештырылачак.

 

 

 

Бүген, ягъни 9 сентябрьдә, Башкортстанда – Бердәм сайлау көне.

Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлаячакбыз. Шулай ук кайсыбер урыннарда җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына да депутатлар сайланачак. Гомумән алганда 22 сайлау кампаниясе үтә.

Иртәнге сәгать сигезгә 3426 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Тавыш бирүләрне 69 территориаль һәм 3426 участок сайлау комиссияләре үткәрә. Аларның 35е – гражданнарның вакытлыча килү урыннарында.

Сайлаучылар исемлегенә 3 миллион 50 мең 303 кеше теркәлгән.