Җәй буена диярлек сайлау алды кампаниясе барды һәм көзгә аяк басу белән депутатлар сайладык. Бюллетеньнәр саналды, протоколлар төзелде, исәп ясалды, нәтиҗәләр билгеле.

Рәсми тел белән әйткәндә, 9 сентябрьдә Башкортстан халкы Дәүләт җыелышы – Корылтайга һәм кайсыбер җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлады. Бу көнне республикада 22 сайлау кампаниясе үтте һәм 147 мандат алмаштырылды.

Тавыш бирергә республика сайлаучыларының 49,08 проценты килде. Авыл халкы, гадәттәгечә, ныграк активлык күрсәтте: районнар буенча сайлаучыларның 61,91 проценты гражданлык бурычын үтәде. Шәһәрләр буенча бу күрсәткеч 40,57 процент тәшкил итте. Уфада исә иң түбәне – 29,44 процент булды. Аңлашыла да: башкала халкының шактый өлешен авылдан килеп яшәүчеләр тәшкил итә. Бу көнне исә һава торышы яхшы булу сәбәпле күпләр авылларга бәрәңге алырга, әти-әнисенә ярдәм итәргә кайтып киткән иде. Алар якшәмбе Уфага килгәндә сайлау участокларының күбесе ябылгандыр, мөгаен.

Аннары бер елда ике зур сайлау үтүе дә үз ролен уйнагандыр. Политолог Дмитрий Казанцев фикеренчә, быел сайлаучылар өчен сайлау кампанияләре күп булды: президент сайлаулары һәм “Бердәм Русия” партиясенең праймеризы да үтте бит әле.

Сәясәт белгече Сергей Лаврентьев 9 сентябрь иртәсендә, сайлаулар башланып кына торганда, “Сайлау-2018” матбугат-үзәгендәге брифингта халык тавыш бирүдә гадәттәгедән күбрәк катнашыр дигән фаразын җиткергән иде. Сайлаучыларның күпме килүе кандидатларның һәм партияләрнең ничек эшләвенә бәйле, диде ул. “Кандидатлар һәм партияләр сайлаучыларның күңеленә барып җитә алдымы – сайлау нәтиҗәләре буенча күренәчәк. Кайчакта бик билгеле булмаган партияләр дә күп тавыш җыюга ирешә. Чөнки алар сайлаучылар белән тыгыз эшли, аларга якын тора”, – дигән иде ул. Аннары сайлаучыларның тавыш бирергә килүе гражданлык электораты дәрәҗәсенә дә бәйле дип исәпли политолог.

Нәтиҗәләр игълан ителгәч, республика җитәкчелеге, сәясәтчеләр, экспертлар тавыш бирүчеләр саны һәм сайлау нәтиҗәләре белән риза булуларын белдерделәр. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов сайлауларда актив катнашканнары өчен республика халкына рәхмәтен җиткерде. “3 миллион сайлаучының 1,5 миллионы диярлек участокларга килеп тавыш бирде. Бу бүгенге шартларда яхшы күрсәткеч. Кайсыбер төбәкләрдә сайлаучылар саны 20-30 проценттан артмады, бездә 50 процент диярлек. Димәк, республика өчен кызарасы түгел”, – диде ул.

Башкортстан җитәкчесе әйтүенчә, бездә сайлаулар үтәкүренмәлегә әйләнә бара. “Бүген республикада тавыш бирүләр гадел һәм көндәшле сайлаулар эталонына якынлаша бара. Бу исә сайлауларда җиңеп чыгу мөмкинлеге һәркем өчен бар икәнлеген аңларга ярдәм итә”, – диде ул. Рөстәм Хәмитов өч ай барган сайлау алды кампаниясе дә тыныч үтте дип билгеләде.

Парламентта урын алыр өчен партияләргә биш процентлы бусаганы үтәргә кирәк. Узган сайлауларда ике партия генә бу чикне үтә алган иде. Бу юлы дүрт партия биш процент киртәсен үтеп китте. Димәк, бу чакырылышта “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР һәм “Гадел Русия” партияләре парламентта урын ала. “Русия Патриотлары” һәм “Яшелләр” партияләренең бер мандатлы округларда җиңүчеләре депутат кәнәфиенә утырачак. Шулай итеп, әлеге сайлаулар тавыш бирүчеләрнең сәяси яктан карашлары төрле икәнлеген, төрле партияләргә өстенлек бирүләрен күрсәтте. Димәк, республика парламенты күп партияле булачак. Демократик илдә шулай булырга тиеш тә. Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев сүзләре белән әйткәндә, күп партиялелек закон проектларын һәм тәкъдимнәрне төрле караштан карарга ярдәм итәчәк.

Сайлау йомгаклары буенча Дәүләт җыелышына мандатларның 79ы – “Бердәм Русия” партиясендә. КПРФ – 15, ЛДПР – 7, “Гадел Русия” – 5, “Русия Патриотлары” – 2, “Яшелләр” Русия экологик партиясе 1 мандат алды. Үзен үзе тәкъдим итүчеләрдән бер кандидат җиңеп чыкты.

Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов парламентта төрле партияләрнең урын алуын, республика җитәкчесе буларак, үзе өчен шулай ук мөһим һәм яхшы нәтиҗә дип билгеләде. Һәм депутатлардан төбәк иминлеге өчен актив һәм гадел эшләүләрен көтәчәген белдерде. “Без, башкарма власть, депутатлардан нәрсә көтәбез? Әлбәттә, актив эшләүләрен, тормыштагы таләпләргә, чакыруларга җавап бирерлек булуларын көтәбез, – диде ул. – Сер түгел, депутатлыкка яңа кандидатлар авылларга чыкканда халыктан шундый фикерләр ишетте: “Биш ел элек килделәр, вәгъдәләр бирделәр – һәм югалдылар. Хәзер биш елдан соң сез килдегез, шулай ук вәгъдә итәсез, сайлаучыларның яхшы тормышы өчен хезмәт итәчәксез дип сөйлисез”. Мондый фикерләргә җирлек булырга тиеш түгел. Сайлаучылар белән даими, ышанычлы эшләргә кирәк”. Рөстәм Зәки улы әйтүенчә, кешеләрне алдау, буш вәгъдәләр һәм тормышка ашмас тәкъдимнәр белән ымсындыру булырга тиеш түгел. “Депутат эшчәнлеге – җаваплы эш. Ул тавыш бирүчеләр алдында җитди җаваплылык дигәнне аңлата”, – дип, депутатларны җитди эшләргә чакырды республика башлыгы. Константин Толкачев та: “Һәр сайланган депутат шуны аңларга тиеш: сайлау нәтиҗәләре – җиңел тын алуга форсат түгел, ә киеренке эшнең башлангычы”, – дип кисәтте.

Политолог Дмитрий Михайличенко фикеренчә, бу сайлаулар депутатлар корпусының яңаруын күрсәтә. Мөгаен, хөкүмәттә һәм муниципаль власть органнарында да яңарулар көтелер дип исәпли ул.

Әйткәндәй, бу көнне тоташ ил буенча 5 000 сайлау кампаниясе үтте. Аларда 45 сәяси берләшмә катнашты. Гомум күзлектән чыгып караганда, Башкортстан “Бердәм Русия” партиясе иң күп тавыш җыйган өч төбәк арасына керде. Калмык республикасында әлеге партия өчен сайлаучыларның – 68 проценты, ә Кемерово өлкәсендә 64 проценты тавыш биргән. Аннары 58 процент белән безнең республика килә. Ростов өлкәсе (57 процент) һәм Саха республикасы (51 процент) сайлаучыларының да яртысыннан күбесе “Бердәм Русия” өчен тавыш биргән.

Хәзер инде, сайлау нәтиҗәләреннән чыгып, һәр партия үз эшчәнлегенә анализ ясаячак. Бу уңайдан “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Константин Толкачев 22 сентябрьдә конференция үткәрәчәкләрен хәбәр итте. Аның әйтүенчә, кандидатлар составы быел нык яңарды. Бишенче чакырылышта эшләгән депутатларның яртысыннан күбесе праймеризны үтә алмаган. Яшь актив кандидатларга исә Партиянең “ПолитСтартап” проекты үзләрен күрсәтергә ярдәм иткән.

Әйткәндәй, калган партияләрдән дә яшь кандидатлар байтак иде. Уфа территориясендәге бер мандатлы округлар буенча кандидатлар агитация материалларын республиканың киң мәгълүмат чараларында урнаштырды. Аларның саны 78 иде. Килешү төзер өчен редакция килгән кандидатлар белән аралашудан чыгып шуны әйтергә була: янып-пешеп үзләрен күрсәтергә тырышып йөргәннәре дә булды, әллә ни кызыксыну белдермәгәннәре дә очрады.

Әлбәттә, парламентта яшьләрнең дә тавышы булырга тиеш. Бүген замана яңача фикерләүче яшьләр кулына күчеп бара. Тормыш тәҗрибәсе, тирән фикерләү сәләте, белем багажы һәм һәм халыкның яшәешен яхшырту максатларына креатив фикерләр дә өстәлеп, депутатлар нәтиҗәле эшләр дип өметләник.

Язгөл САФИНА.