“Без, башкарма власть, депутатлардан нәрсә көтәбез? Әлбәттә, актив эшләүләрен, тормыштагы таләпләргә, чакыруларга җавап бирерлек булуларын көтәбез, – диде ул. – Сер түгел, депутатлыкка яңа кандидатлар, авылларга чыкканда халыктан шундый фикерләр ишетте: “Биш ел элек килделәр, вәгъдәләр бирделәр – һәм югалдылар. Хәзер биш елдан соң сез килдегез, шулай ук вәгъдә итәсез, сайлаучыларның яхшы тормышы өчен хезмәт итәчәксез дип сөйлисез”. Мондый фикерләр булырга тиеш түгел. Сайлаучылар белән даими, ышанычлы эшләргә кирәк”. Рөстәм Зәки улы әйтүенчә, кешеләрне алдау, буш вәгъдәләр һәм тормышка ашмас тәкъдимнәр белән ымсындыру булырга тиеш түгел. “Депутат эшчәнлеге – җаваплы эш. Ул тавыш бирүчеләр алдында җитди җаваплылык дигәнне аңлата”, – дип, җитди эшләргә чакырды. Константин Толкачев та: “Һәр сайланган депутат шуны аңларга тиеш: сайлау нәтиҗәләре – җиңел тын алуга сылтау түгел, ә киеренке эшнең башлангычы”, – дип кисәтте.

Политолог Дмитрий Михайличенко фикеренчә, бу сайлаулар депутатлар корпусының яңаруын күрсәтә. Мөгаен, хөкүмәттә һәм муниципаль власть органнарында да яңарулар көтелер дип исәпли ул.