Агымдагы елның 9 сентябрендә Башкортстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлау үтә. Республика халкы 110 депутат сайлаячак. Партияләр исемлеге буенча – 736, бер мандатлы округлардан 290 кандидат теркәлде.

Алты сәяси партия сайлауларда катнашу хокукына ия булды. Аларның төбәк сайлау бюллетенендә нинди тәртиптә урнашачыгы жирәбә белән билгеләнде – 2 августта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә жирәбә оештырылды. Сайлау бюллетенендә сайлау берләшмәләренең исемнәре һәм эмблемалары нинди тәртиптә урнашачыгы ачыкланды.

Нәтиҗәдә партияләрнең Башкортстан буенча төбәк бүлекчәләре түбәндәге урыннарны алды:

“Бердәм Русия” – 1,“Гадел Русия” – 2, “Русия патриотлары” – 3, “Яшелләр” – 4, ЛДПР – 5, КПРФ – 6.