Агымдагы елның 9 сентябрендә Башкортстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаулар үтә.

Бу көнне һәркем теркәлгән урыны буенча тавыш бирә алмаска мөмкин. Шуңа теләгән урын буенча сайларга була. Моның өчен, алдан хәстәрен күреп, паспорт һәм гариза белән исемлеккә теркәлү мөһим. Теләгән урында тавыш бирү өчен 25 июльдән 5 сентябрьгә кадәр күп функцияле үзәкләргә яки территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре күрсәтү интернет-порталында да калдырырга мөмкин.

БР Үзәк сайлау комиссиясеннән аңлатуларынча, сайлау көнне үзегез алдан сайлаган участокка килгәч паспортыгызны күрсәтеп, бюллетень аласыз. Башка өстәмә бер документ та соралмый.

18 мартта Русия президентын сайлаганда да мондый алым кулланылды. Ул һәркемгә конституцион хокукы белән файдалану мөмкинлеге бирә.