Агымдагы елның 9 сентябрендә алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлау үтә. Республика халкы 110 депутат сайлаячак. Шуның яртысы – бер мандатлы сайлау округлары буенча, калган 55е – партияләр тәкъдим иткән исемлек буенча сайлана.

Әле сайлауларда катнашырга кандидатлар күрсәтү этабы ахырына якынлаша. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар исемлеген, кандидатларны теркәү өчен документлар кабул итүне 21 июльдә 18.00 сәгатьтә тәмамлый.

Материал матбугатка әзерләнгәндә исемлекләрне раслау процедурасын бердәм республика округы һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча 268 кандидатның үтүе билгеле иде. Аларның 26сы үзен үзе күрсәткән, калганнары 15 партиянең төбәк бүлекчәсеннән күрсәтелгән. Үткән сайлауларда 19 партия үз кандидатларын тәкъдим иткән иде.

Кандидатны, кандидатлар исемлеген тәкъдим итү – теркәүнең башлангыч шарты. Теркәлү өчен кандидатларга имзалар да җыярга кирәк. Дәүләт Думасына, Корылтайга, республиканың муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына үткән сайлаулар нәтиҗәләре буенча 6 сәяси партия имза җыюдан азат ителә. Атап әйткәндә, “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Гадел Русия”, “Русия патриотлары”, “Яшелләр” Русия экология партиясе” култамгалар җыймаячак. Кандидатлар исемлеген тәкъдим итүче калган партияләр, бер мандатлы округлар буенча партиядән тәкъдим ителгән кандидатлар, үз-үзен күрсәтүче кандидатлар имзалар җыярга тиеш.