Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Керчь политехник көллиятендә булган коточкыч вакыйганың корбаннар саны бүген 21гә җиткән. Һәлак булучылар арасында 16 студент һәм 5 колледж хезмәткәре.

44 кеше хастаханәдә ята, шуларның 10сы авыр хәлдә.

Колледжда атыш һәм шартлау оештырган, соңыннан үзе үк атылып үлгән Владислав Росляков дүртенче курста укыган булган. Уку йортында ул үзен һәрчак тыныч тоткан, стипендия алып укыган. Коралны үзе сатып алган, аны алыр алдыннан медицина тикшерүе узган, шул исәптән психиатрда да булган, әмма аңарда бернинди дә психик тайпылышлар күзәтелмәгән. Шартлаткыч җайланманы исә Владислав үзе ясаган һәм моның турында яшермичә сөйләп, мактанып та йөргән. Белгечләр әйтүенчә, шартлаткыч җайланманы ул интернеттан алган схемадан ясаган булырга тиеш.

Беренчел мәгълүматларга караганда, студентның бу гамәле укытучылар белән булган конфликт белән бәйләп аңлатыла, дип яза "Интерфакс". Аның шулай ук ату клубына йөрүе һәм кораллар белән кызыксынуы да мәгълүм булган. Атыш булган урында ун кап патрон һәм кулдан ясалган ун шартлаткыч җайланма табылган.

Гаилә хәленә килгәндә, ул әнисе белән генә яшәгән. Әтисе сөйләвенчә, Владиславның дуслары булмаган, элек бала чагындагы дусты белән генә аралашкан, тик соңгы вакытта аның белән дә элемтәсе өзелгән. Аныңча, Владислав тәрбияле һәм тыныч булган, әмма үзенә бикләнеп яшәгән. Ул улының кораллар һәм компьютер уеннары белән кызыксынуын белгән. "Комсомольская правда" язганча, Владиславның әтисе – инвалид, әнисе онкология үзәгендә санитарка булып эшли. Соңгы елларда ул «Свидетели Иеговы»ны (Библиягә нигезләнгән дини тәгълимат, әмма ул христиан диннәреннән бик нык аерыла) уку белән мавыккан. Шуның аркасында улы белән әнисе арасында фикер каршылыгы була.  

 "КерчьИНФО" журналистлары егетнең элеккеге күршеләре белән сөйләшкән. Алар әйтүенчә, Владислав кечкенә вакытында ук каты бәгырьле булган, хайваннарын рәнҗеткән, мәчеләрне бау белән буган. Әтисе белән әнисе аерылышкач, алар башка фатирга күчеп киткән.

 

Шәһри Казан

Башкортстан яңалыклары


Башкала хакимиятендә узган киңәшмәдә ТКХ һәм төзекләндерү буенча Уфа мэры урынбасары Салават Хөсәенов шәһәрнең район хакимиятләре башлыкла...
22-01-2019 09:27
Bash.news  мәгълүмат сайтының  редакциясенә башкалада яшәүче мөрәҗәгать иткән. Артур Х. (исеме үзгәртелгән)  аңлатуынча, кичә кич ул балас...
22-01-2019 08:09
Быел Башкортстанда унтугыз меңгә якын унберенче сыйныф укучысы БДИ тапшырачак. Үзләре теләгән фәннәр буенча имтихан тоту өчен укучылар 1 ...
22-01-2019 06:32
Башкортстан мәктәпләрендә унсигез баланың тимрәү (лишай) белән авыруы ачыкланган. Роспотребнадзорның төбәк бүлекчәсе бу хәбәрне раслады. ...
22-01-2019 06:11
Соңгы атналарда Сибай шәһәренең тынны кысучы төтен һәм ис белән тулуы халыкта  зур борчылу тудырды. Биредә яшәүчеләр аеруча балалар сәламә...
22-01-2019 05:51
Кырым республикасы башлыгы Сергей Аксенов, Сибай халкының төтеннән интеккәнен ишеткәч, 500 баланы үзләренә ял итәргә һәм сәламәтлекләрен н...
21-01-2019 06:28
Беренче каналдагы “Сегодня вечером” тапшыруы 90 еллар йолдызларына багышланган иде. Чакырылган кунаклар арасында Уфадан Андрей Губин да бу...
19-01-2019 21:11
Кырым республикасы башлыгы Сергей Аксенов, Сибай халкының төтеннән интеккәнен ишеткәч, 500 баланы үзләренә ял итәргә һәм сәламәтлекләрен н...
18-01-2019 08:33

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Русиянең кыш суда йөзү буенча спорт остасы Осман Делибаш хыялын тормышка ашыру өчен бер сәгать бозлы суда утырган. Бу кыю гамәлен ул видео...
22-01-2019 10:08
Кырым җитәкчелеге Кара диңгездәге судноларда әлеге минутка 14 диңгезченең һәлак булуын раслады. Керчь бугазында ике корабта чыккан янгын у...
22-01-2019 09:49
  Запаска җибәрелгән срочник солдатларның кайсыбер категорияләренә  социаль челтәрләрдән файдалануны тыярга җыеналар. Бу категорияләргә ...
22-01-2019 09:44
Ростов өлкәсенең Таганрог шәһәрендә күп балалы аз тәэмин ителгән тулы булмаган гаилә, матди ярдәм сорап, урындагы хакимияткә мөрәҗәгать ит...
21-01-2019 05:40

Дөнья


Голливудның иң чибәр һәм затлы актрисасы Анджелина Джоли белән шау-шулы аерылышу вакыйгаларыннан соң, 55 яшьлек Бред Питтның кайда, кем бе...
21-01-2019 07:38
  Тайваньдә 57 ел буена тату гына яшәп килүче ирле-хатынлы гаилә теркәлгән. Бу вакыт эчендә Ли Шин-Фа һәм Ли-ЯН-ЯНГ 10 бала тудыралар һәм...
19-01-2019 12:15
  АКШта Мэн штатының Уэстбрук шәһәре халкы гадәти булмаган күренеш күзәткән. Пресумпскот  елгасында  диаметры 90 метрдан артык булган айс...
18-01-2019 07:04
Германия — ватанын калдырып чит илдә эшләргә теләгән квалификацияле чит ил белгечләре өчен иң кулай ил. Яхшы эш эзләүчеләрне иң яхшы хезмә...
17-01-2019 10:01