Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова арасында килеп чыккан низагта кем хаклы булуы билгеле булды. Бу хакта “Татар-информ» хәбәрчесенә Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстан буенча филиалы директоры, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов әйтте.

6 октябрьдә Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) үзенең Инстаграм челтәрендәТатарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова караклыкта гаепләп язма урнаштырды. Җырчылар арасындагы низаг "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары өчен килеп чыкты.

“Зур проблема түгел, тыныч кына хәл итәргә була. РАОга мөрәҗәгать итеп кенә җырның авторлык хокукларына ия булырга мөмкин түгел. Мәсьәләне суд аша хәл итәргә киңәш итәм. Бу эшне тикшердек. Бу очракта җырның бөтен хокуклары Элвин Грейга бирелгән. Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина бу җырны РАО аша үзләренә теркәгәннәр, ләкин бу гамәл хокук бозуга керми. Әлбәттә, дөрес эшләмәгәннәр. Кызларга юридик якны исәпкә алырга, эшнең асылына төшенергә кирәк булган. Элвин Грей әйтүенчә, Татарстанда җырның ремиксы тәрҗемәче һәм дуэтны башкаручы исеменә теркәлгән. Тик Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина Мәскәүдә теркәлү узган. Җыр әзер булганнан соң артистлар җырны РАО аша махсус исемлеккә кертергә тиеш. Ягъни, җыр регистрацияләнә. Ни өчен? Чөнки җырчы гонорар алу хокукына ия була. Бу җырның дүрт авторы бар, шуңа күрә хәлләр катлаулы борылыш алган. Аннан соң һәрвакыт килешеп эшләргә кирәк”, - диде ул.

 

Зөфәр Хәйретдинов әйтүенчә, Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина калган ике авторга РАО аша теркәлү узачагын әйткән булса, мондый хәл килеп чыкмас иде. Бу очракта ул Г.Уразова белән Э.Сафинаның гаепле булуын әйтте.

“Кызларның гаебе бар, чөнки алар үзләренең хокукы булмаган җырны РАОга теркәгән. Җырның бөтен хокуклары Радикта, шуңа күрә бу эшне ул башкарырга тиеш иде. Үз хокукларын Радик судта янәдән исбатларга тиеш, яисә РАОга Уразова белән төзегән бөтен килешүләрне алып килергә кирәк. Бер катлаулы әйбер дә юк”, - диде ул.

Ләйлә Хәкимова.

Шәһри Казан

Башкортстан яңалыклары


  Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров 18 декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайга беренче юлламасын җиткерәчәк. Юлламада ул ...
16-12-2018 14:25
  Белүегезчә, алдагы 2019нчы ел Русиядә президент Владимир Путин указы белән  Театр елы дип игълан ителде. 13 декабрьдә ил буенча Театр е...
14-12-2018 09:48
  Экология мәсьәләсе барыбызны да борчый. Әгәр дә ул турыдан-туры сулар һавабызга кагылса, борчылу ризасызлыкка әйләнә башлый. Мондый күр...
14-12-2018 09:17
 Бик мәгънәле акциябез бар безнең. Без аны “Өмет” бүләк ит” дип атадык. Якыннарыңа, әти-әниеңә, күршеләреңә, әби –бабайларга, авылдашларыңа ...
14-12-2018 08:49
  Чишмә районында 29 һәм 30 яшьтәге ике иргә мунча ягарга дип имән кискәннәре өчен хөкем карары чыгарганнар. Сентябрь анда ир-егетләр Ар...
14-12-2018 08:18
Бу сүзләр күңелдә ышаныч уятты. Балтачка “Өмет”челәрнең юллары төшеп тора дисәм, һич арттыру булмас.  Без район тормышын гәзитебез битләр...
13-12-2018 10:06
Мәктәпләрдә репетиторлык белән шөгыльләнүне тыймакчылар. Бу идеяне республиканың мәгариф министры вазифасын вакытлыча башкаручы Айбулат Ха...
13-12-2018 09:16
Бу сорауга һәркемнең үз җавабы бардыр. Ә менә “Нур” театры тәкъдим иткән “Отышлы тормыш” спектакле тамашачыга шул сорауга җавап табарга яр...
13-12-2018 08:17

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


  Ямалның Губкинский шәһәрендә 13 нче декабрь көнне 3 яшьлек баланың мәетен автомат кер юу машинасыннан тапканнар. Тикшерүчеләр фаҗига...
14-12-2018 09:06
  Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе водительләрне фотсурәтләре буенча ачыклау системасына сынау үткәрә башлаган. Әгәр дә бу алы...
14-12-2018 05:42
Яр Чаллы шәһәре суды ун ел буе ялган диплом белән невролог булып эшләгән 39 яшьлек табиб ханымга карата ачылган җинаять эшен караган. Тик...
13-12-2018 08:57
“Литфонд” аукцион йорты “Кино” төркеменең лидеры, легендар рок-җырчы Виктор Цойның тагын берничә шәхси әйберен сатуга чыгарырга ниятли. Ан...
13-12-2018 08:10

Дөнья


Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә ...
11-12-2018 10:10
  Көньяк Африка республикасында Кейптаунда кыя  кырыенда турист ханым фотога төшәргә уйлый, махсус кадр өчен сикерә... һәм кыядан егылып ...
11-12-2018 09:17
  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы полициясе  дөяләргә атланып йөрүче махсус патруль булдыруы турында хәбәр итте. Бу хакта Gulf News...
11-12-2018 08:25
Facebookта билгесез бер кәләш туйга чакырылучы күпсанлы кунакларга үз таләпләрен куйган. Һәм ул таләпләр теләсә кемнең ачуын чыгарырлык. ...
10-12-2018 09:33