Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Татар шоу-бизнесы бу ике көндә кайнап ташыр казанны хәтерләтә. Сәбәбе - Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова дуэты башкарган “Красивая, хороший” җыры аркасында килеп   чыккан низаг. Инстаграмда Радик Гүзәлгә атап, Гүзәл шуңа җавап итеп видео арты видео куялар. Чираттагысы Гүзәл Уразовадан. Ул аны "саубулрадик" хештегы белән яздырган.

“Рәхмәт, дусларым! Күңелгә авыр, шулай да, мин көчле кеше. Мин бирешмим. Бүген телефон шалтыравыннан туктамады. Якыннарым, бик күп артистлар хәлемне белде. Рәхмәт сезгә миңа көч биргән өчен. Башка видеолар булмас. Моңарчы да юк иде. Ләкин мине үземнән чыгарырга бик нык тырышырга кирәк. Һәм ул мине үземнән чыгарды. Гафу итегез, зинһар, ямьсез булсам, авыр сүз әйтсәм. Ләкин мин ничек булды шулай сөйләдем. Миңа ул җырның правасы нигә дуслар? Ул җыр иртәгә онытылыр, яңалары туар. Ә бүген кешелекне югалтырга ярамый. Бер вакыт та пиар кулланмадык, продюсерыбыз да булмады. Һәм кирәк тә түгел. Без азат кешеләр. Күңелдән чыккан җырларымны җырлыйм, үзем үземнең башым белән яшәп үз сүземне үзем сөйлим. Кайбер кешеләр кебек, җеп белән тарткалап йөртә торган курчак булырга язмасын. Валлаһи әйтәм, минем каршыга басып минем күзгә карап әйтә алмас иде ул сүзләрне. Ике минут видеосын 30 дубль белән көчкә язган кешегә ачуланып та булмый. Мине дә ачуланма, Грей! Үзең башладың. Мине нәрсәдә гаепләгәнеңне үзең дә аңламыйсың. Күрсәт миңа ул документны! Син әйтмешли, "присвоила" бит ул җырны. Мин сиңа договорны уз кулларым белэн тапшырдым тугелме соң? Бар да шулкадәр сәер...
Ярар, исән-сау булыйк”. 

Матбугат.ру

 

Башкортстан яңалыклары


Кыш башында Уфа районының Миловка авылы халкы урамнарында төлке күреп, куркуга төшкән. Чөнки, мәгьлүм булуынча, бу хайваннар котыру чиренә...
  Уфада “Коммерсант” оештырган матбугат конференциясендә Башкортстан территориясе аша үткән федераль әһәмияттәге юлларда хәвефсезлек мәсь...
  Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзенең Facebook битендә Уфа күперләре хакындагы карарларын язып чыкты....
Бүген Иглин районы хакимияте башлыгы Гафуан Шәйхетдинов отставкага китте. Район советы утырышында депутатлар аның үз теләге белән вакытынн...
  БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, быел яз көне гаепләнүче подъезддагы  63 яшьлек күршесе фатирына керә һәм пенсионерга пычак белән ...
  Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы   Радий Хәбиров БР Сәламәтлек саклау министрлыгына бер атна эчендә  авыруларга “бол...
Акыллылар гына җыелган мохиттә булганыгыз бармы, дуслар? Ничегрәк хис итәсез анда үзегезне?Менә мин дә бүген иң акыллылар һәм яшьләр җыелг...
Башкортстанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр транспорт салымыннан азат ителә. Законга бу төзәтмәне республика башлыгы вазифаларын ва...

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


  Кемерово өлкәсендә тау шуган вакытта кыз бала кар чистартучы трактор астына кергән. Фаҗига 7 декабрьдә иртән булган. Кызның шуып төшеп ...
  Мәскәүдә  күпкатлы йортта яшәүчеләр аларның подъездында фатир арендалаучы яман шеш авырулы балалары булган гаиләләргә каршы имзалар җыя...
 2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак. Моның өчен аларның ким дигәндә 30 ел стажы булырг...
  Русиялеләрнең күбесе өчен Яңа ел каникуллары 2018 елның 30 декабрендә үк (якшәмбе) башланачак. 5 көн эшләүчеләр өчен эш атнасы  6 көн  ...

Дөнья


  Шотландиядә яшәүче Паулина Хантка бөер күчереп утырткач, аңарда яман шеш авыруы табалар. Бу хакта The Daily Mail хәбәр итә. 49 яшьлек ...
  “Пасспорт Индекс” фаразларына ярашлы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең паспорты дөньяда иң көчлесе булып танылган. Гарәп Әмирлекләрендә я...
  Нигериянең президенты Мөхәммәт Бохари үлгән һәм аны клонга алмаштырганнар икән дигән хәбәрне Социаль челтәрләрдә инде берничә ай чүбек ...
Әлеге мавыктыргыч уен белән кызыксынучылар ай буена, Лондонда узган дөнья чемпионатын күзәтеп барды. Дөнья беренчелегендә бүгенгесе көндә ...