Өстәмә хакка салым күтәрелә икән дигән хәбәрләр озак йөрде. Аны булмаячак та дигән сүзләр куертылды. Әмма утсыз төтен чыкмый, диләр. Шулай итеп, 2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә хакка салым 18 проценттан 20 процентка кадәр күтәреләчәк. Моның хактагы законга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды. Закон документының тексты рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылган. Анда төп хезмәтләр һәм социаль әһәмияткә ия товарлар өчен өстәмә хакка салым 10% дәрәҗәсендә калачак диелә. Азык-төлек (деликатеслардан башка), балалар товарлары, дарулар, медицина товарлары, шулай ук мәгариф, фән һәм мәдәният белән бәйле әдәбият өчен салымның льготалы ставкасы саклана. Эчке авиаперевозкаларга салым салынмый.

Өстәмә хакка салымны арттыру казнага 600 млрд сум өстәмә акча китерәчәк.

Бу акча Путинның ярлылыкны киметү һәм гомер озайлыгын арттыру турындагы май указын үтәүгә юнәлтелә. Аны башкаруга ким дигәндә 8 трлн сум акча кирәк.