Грузиядә ял итүче Русия укучылары – яшь туристлар агуланып, авыр хәлдә махсус рейс белән Санкт-Петербург шәһәренә кайтарылды.

Алар эләктергән инфекция 2011 елда Германиядә кабынган эпидемиягә охшаган. Роспотребнадзор русиялеләрне чит илгә ял итәргә чыкканда сак булырга чакырган.