Аргентина сенаты илдә абортларны законлаштыру турындагы закон проектын кире каккан.

Июнь аенда бу документ парламентның түбәнге палатасы тарафыннан хупланган булган. Югары палата да хупласа, аны президентлары Маурисио Макрига кул куярга җибәргән булырлар иде.