Таиландта 12 яшь футболчы һәм аларның тренерлары тау куышлыгында “тоткынлыкка” эләккән иделәр. Алар тау куышлыгына кереп китү белән ява башлаган яңгыр аркасында чыгасы юл су белән капланган. 23 июньдә югалган футболчыларны 10 көннән соң гына таптылар. Бер атна дигәндә барысын да коткардылар.

Бу зур сынауны үтеп чыга алган 11 малай һәм аларның тренеры дөньяга икенче күзлектән карый башлаган – алар монах булырга карар иткәннәр. Бер бала гына алар рәтенә басмаган: чөнки ул мөселман һәм әлеге чарада тамашачы буларак кына катнашкан. Тантана Чианграй провинциясендәге иң зур будда монастырендә үткән. Башта футболчыларның чәчләрен һәм кашларын кырганнар һәм махсус кием кидергәннәр. Малайларны – монастырьда монах булырга әзерләнүчеләр рәтенә, ә тренерларын монахлыкка кабул иткәннәр. Чөнки тренер Эккапхон Чантхавонг балачакта ук әзерлекне үткән булган. Тантанадан соң 11 малай монастырьдә 9 көн үткәрәчәк. Ә тренерга ел буена монах булып хезмәт итәргә кирәк.

Әйткәндәй, балаларны коткарганнан соң Таиланд власте әлеге тау куышлыгын туристлар сәяхәт кыла торган урынга әверелдерергә карар иткән.