“БСТ” телеканалында “Посмотрим” яңа туристик гаилә тапшыруы башланды. Аның алып баручылары – журналист, блогер Светлана Лобанова, аның ире, балалары Лиза һәм Саша. Яңа проектның асылы – отпусканы яисә ялларны республикадан читкә китмичә күңелле һәм фәһемле үткәреп булуны күрсәтү. Лобановлар гаиләсе тамашачыларны республиканың кызыклы, өйрәнелмәгән урыннары, гадәти булмаган мавыгуларга ия  халкы белән таныштырачак.

“Бер карасаң, бөтен республика иңеннән буена өйрәнелгән төсле кебек, әмма без сәяхәтебезнең һәр ноктасында табышмак табарга тырышабыз.  Ракушкалар утравы я булмаса Красный Ключтагы сихерче әби. Белорет районында Тирләндә без кыяда  гадәти булмаган тоннельгә тап булдык”, - дип сөйли Максим Лобанов.

Алып баручылар максаты – кызыклы урыннарны табу гына түгел, ә  фото һәм видеога төшереп, ачышлары белән телеэфирда һәм Инстаграмдагы шәхси аккаунтта бүлешү, уртаклашу.

“Үземнең блогымда мин сәяхәтебезнең иң чагу фотоларын урнаштырам, туры эфирлар алып барам һәм сәяхәт  урыннарыннан видео төшереп, сториска куям. Мәсәлән, Красный Ключта без тау башында туры эфир үткәрдек. Тирләндәге сторисны 10 меңгә якын кеше караган”, - дип сөйли Светлана Лобанова.