Уфа шәһәрендә һәм Башкортстанда соңгы өч көндә һава температурасы үзгәрде: урак кызган вакытта көннәр бозылды. Термометр баганасы көндез +14, төнлә +9 градус күрсәтә. Синоптиклар фаразынча, яңгырлы көннәр ялларга кадәр торачак.

11 августтан һава температурасы яңадан 21-26 градуска кадәр күтәрелер, дип көтелә. Әмма көчле җил һәм аз-маз явым-төшемнәр сакланачак. Аннан тагын +13кә кадәр суытачак.

Җәй бетте, дип куркырга кирәкми, 20 августларда яңадан 30 градуслы эсселәр кайта һәм сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.