Шушы көннәрдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Япониянең Русиядәге илчелегенең тулы вәкаләтле министры Токуро Фуруя белән очрашты.

- Берничә көн элек кенә безнең делегация Япониядә булып кайтты. Данлыклы концертлар залы проектлаучы Ясухиса Тойота әфәнде белән күрештек. Ул Уфада эшләргә ризалык белдерде. Безнең зур концертлар залы төзелеш планы бар. Тойота әфәнде безгә бу эштә ярдәм итәргә вәгъдә бирде, - дип сөйләде Хәмитов.

Боларга өстәп, Р.Хәмитов, машиналар төзү, автомобильләр чыгару, мәгълүмати технологияләр өлкәләрендә республиканың Япония компанияләренең тәҗрибәсен өйрәнергә теләге барлыгын белдерде.

Ясухиса Тойота – акустика буенча белгеч. Концерт залларының акустика системаларын эшләп чыгару белән шөгыльләнә. Аның эшләре арасында – Хельсинкидагы Музыка йорты заллары, Гамбургтагы Эльба филармониясе, Минатода Сантори Холл, Уолт Дисней исемендәге Концерт залы, Санкт-Петербургтагы Мариинский театры концерт залы.