Башкортстанның Кыйгы районында полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы Альберт Зиннәтуллинның үле гәүдәсен тапканнар.

Кайсыбер киң мәгълүмат чаралары хәбәр итүченчә, ир эш бүлмәсендә үз-үзенә кул салган, өстәвенә “Барысы да ялкытты” дигән язу калдырган. Башкортстан Тикшерү комитетында мәгълүматны расладылар.

“Мәет табылу очрагы буенча тикшерү алды эшләре үткәрелә, барлык сәбәпләр ачыклана”, - дип хәбәр итәләр Русия Тикшерү комитеты төбәк тикшерү идарәлегендә. Мәрхүмнең хатыны һәм өч баласы калган.

“Башинформ”.