Җәй буена диярлек сайлау алды кампаниясе барды һәм көзгә аяк басу белән депутатлар сайладык. Бюллетеньнәр саналды, протоколлар төзелде, исәп ясалды, нәтиҗәләр билгеле.

Рәсми тел белән әйткәндә, 9 сентябрьдә Башкортстан халкы Дәүләт җыелышы – Корылтайга һәм кайсыбер җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлады. Бу көнне республикада 22 сайлау кампаниясе үтте һәм 147 мандат алмаштырылды.

Сайлау нәтиҗәләре буенча берничә министр Дәүләт җыелышына үтте. “Алар ике эшчәнлекне ничек алып барыр” дип сораучылар бар.

Федераль закон депутат эшчәнлеге белән беррәттән дәүләт һәм муниципаль хезмәтне алып баруны тыя. Мондый кешеләргә икенең берсен сайларга туры килә: я Дәүләт җыелышына күчәргә, я түрә булып калырга һәм мандатыңны бүтән кешегә бирергә кирәк булачак.

Бу уңайдан хөкүмәттә үзгәрешләр көтеләчәген Төбәк башлыгы Рөстәм Хәмитов та белдерде. “Берничә кеше башкарма властьтан Дәүләт җыелышына эшкә күчте. Шуңа бездә яңа кешеләр барлыкка киләчәк. Алдагы ике атнада бу мәсьәлә хәл ителәчәк”, – диде ул.

Дәүләт һәм муниципаль предприятие (ГУП һәм МУП) җитәкчеләренә килгәндә, юридик яктан алар түрә дип исәпләнми, шуңа күрә бу чикләүләр аларга кагылмый.

 

 

Республиканың Дәүләт җыелышы – Корылтайга сайлаулар тәмамланса да, бу тема әле һаман көн үзәгендә кала. Күпләрне кем ул яңа депутатлар, парламентның яңа составы кайчан һәи ничек эшли башлар кебек сораулар кызыксындыра.

Беренче сорауга килгәндә, бер мандатлы округлар буенча кайсы кандидатларның җиңеп чыгуын беләсегез килсә, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтына кереп, бу хакта мәгълүмат алырга мөмкин.

Партияләргә килгәндә, Дәүләт җыелышына мандатларның 79ы – “Бердәм Русия” партиясендә. КПРФ – 15, ЛДПР – 7, “Гадел Русия” – 5, “Русия Патриотлары” – 2, “Яшелләр” Русия экологик партиясе 1 мандат алды. Үзен үзе тәкъдим итүчеләрдән бер кандидат җиңеп чыкты.

Парламентка үткән бар партияләр дә якын арада үзләренең җыелыш яки конференцияләрен үткәрәчәк һәм алынган мандатларны бүлешәчәк. Аннары инде җиң сызганып эшкә тотынырга кирәгәчәк.

 

9 сентябрьдә бар ил буенча 5 000 сайлау кампаниясе үтте. Аларда 45 сәяси берләшмә катнашты. Гомум күзлектән чыгып караганда, Башкортстан “Бердәм Русия” партиясе иң күп тавыш җыйган өч төбәк арасына керде. Калмык өлкәсендә әлеге партия өчен сайлаучыларның – 68 проценты, ә Кемерово өлкәсендә 64 проценты тавыш биргән. Аннары 58 процент белән безнең республика килә. Ростов өлкәсе (57 процент) һәм Саха республикасы (51 процент) сайлаучыларының да яртысыннан күбесе “Бердәм Русия” өчен тавыш биргән.

Хәзер инде, сайлау нәтиҗәләреннән чыгып, һәр партия үз эшчәнлегенә анализ ясаячак. Бу уңайдан “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Константин Толкачев 22 сентябрьдә конференция үткәрәчәкләрен хәбәр итте. Аның әйтүенчә, кандидатлар составы быел нык яңарды. Бишенче чакырылышта эшләгән депутатларның яртысыннан күбесе праймеризны үтә алмаган. Яшь актив кандидатларга исә Партиянең “ПолитСтартап” проекты үзләрен күрсәтергә ярдәм иткән.

 

“Без, башкарма власть, депутатлардан нәрсә көтәбез? Әлбәттә, актив эшләүләрен, тормыштагы таләпләргә, чакыруларга җавап бирерлек булуларын көтәбез, – диде ул. – Сер түгел, депутатлыкка яңа кандидатлар, авылларга чыкканда халыктан шундый фикерләр ишетте: “Биш ел элек килделәр, вәгъдәләр бирделәр – һәм югалдылар. Хәзер биш елдан соң сез килдегез, шулай ук вәгъдә итәсез, сайлаучыларның яхшы тормышы өчен хезмәт итәчәксез дип сөйлисез”. Мондый фикерләр булырга тиеш түгел. Сайлаучылар белән даими, ышанычлы эшләргә кирәк”. Рөстәм Зәки улы әйтүенчә, кешеләрне алдау, буш вәгъдәләр һәм тормышка ашмас тәкъдимнәр белән ымсындыру булырга тиеш түгел. “Депутат эшчәнлеге – җаваплы эш. Ул тавыш бирүчеләр алдында җитди җаваплылык дигәнне аңлата”, – дип, җитди эшләргә чакырды. Константин Толкачев та: “Һәр сайланган депутат шуны аңларга тиеш: сайлау нәтиҗәләре – җиңел тын алуга сылтау түгел, ә киеренке эшнең башлангычы”, – дип кисәтте.

Политолог Дмитрий Михайличенко фикеренчә, бу сайлаулар депутатлар корпусының яңаруын күрсәтә. Мөгаен, хөкүмәттә һәм муниципаль власть органнарында да яңарулар көтелер дип исәпли ул.