Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Балигъ булмаган балаларын карамаганы өчен  (РФнең Җинаять кодексының 156 маддәсе) Авыргазы районында яшәүче күп балалы әнигә карата җинаять эше ачканнар. Башкортстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, сентябрьдә әни кеше 2 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балаларын 4 көнгә өйдә үзләрен генә калдырып чыгып киткән.

Өч нарасый ярым җимерек бинада караучысыз торып кала. Берничә тапкыр картәнисе кереп, аларны ашата. Аннан прокуратурага хәбәр итә.

Ананың эшләмәве һәм эчкечелек белән мавыгуы билгеле. Быел ул Наумкино авылында балалары белән ташландык бер йортта яши башлый. Йортта антисанитария хөкем итә, балалар ярым ач яши.

 - Прокурор тикшерүеннән соң балаларны хастаханәгә илтәләр, аларның сәламәтлекләрен белгечләр тикшерә, полиция хезмәткәрләре әни кешене өенә кайтара, - диләр күзәтчелек ведомствосында.

Сабыйларның өлкәнрәкләре  социаль-реабилитация үзәккә урнаштырылган, кечесе – хастаханәдә.
Фото: Интернет.