Печать
Просмотров: 506

Воронеж өлкәсендә пенсия фонды бүлекчәсендә эшләгән хезмәткәр ике елга якын үзенең әтисенә ай саен 150 мең сум пенсия күчереп барган. Аның бу законсыз гамәлләреннән 3,5 млн. сум зыян күрелгән.

Җинаять эше ачылгач 55 яшьлек ханым үзенең законсыз гамәлен таныган һәм зыянны кире кайтарган. Әмма аңа суд каршында җавап бирергә туры киләчәк: мондый җинаять өчен законда 10 елга иректән мәхрүм итү каралган. 

Э.Әсәдуллина. 
Фото ачык чыганактан алынды.