Страховка компанияләре туристлар медицина ярдәме иң күп сорап мөрәҗәгать иткән илләр рейтингын төзегән. Иң күп авыручылар – Болгария белән Төркиядә. Беренче өчлеккә Греция дә эләккән, әмма анда чирләү очрагы Төркия белән чагыштырганда ике тапкырга азрак.

Куркыныч илләр исемлегендә Таиланд бар. анда туристлар еш кына юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Шулай ук, Кипр белән Испания дә бу уңайдан мактана алмый.

Черногория белән Берләшкән Гарәп Әмирлегендә дә ял итүчеләр еш кына төрле җәрәхәт алып медицина ярдәменә мөрәҗәгать итә икән. 

Фото: ачык чыганак.