Байкал аръягы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов җирле телевидениедәге тапшыру вакытында күп балалы әнинең аварияле торак хакындагы аһ-зарын тыңлагач, берара тынып кала. Һәм калтыраган тавыш белән барысына да ярдәм итә алмавын әйтә. Аның күзләре мөлдерәмә тулы яшь була.

Түрәнең елавын “МК Чита” хәбәр итә. 7 балалы ана су кертелмәгән йортта ничек көн күрергә  дип сораган. “Балаларны юындыру мөмкинлеге юк, аларны  бары тик дымлы салфеткалар белән генә сөртәбез”, - дигән хатын.

Җитмәсә, аның бер баласы күптән түгел генә менингит белән авырган.

Төбәк җитәкчесе уйга кала һәм охшаш үтенечләр аңа күп килүен әйтә, ләкин барысына да ярдәм итү мөмкин түгел, ди ул.

Осипов Байкал арты башлыгы вазифасын башкаручы булып 2018 елның октябрендә тәгаенләнде. 

"Московский комсомолец"

Фото: ачык чыганак.