Ноябрь аенда Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китүе турында хәбәр таралды. Ул вакытта чыгышы белән Марий Эл республикасының Алашай авылыннан булган Ришат Казанны ташлап, туган авылына яшәргә кайтып киткән дип тә язган идек. Эстрада сәхнәсеннән китү ниятен җырчы: "Концертларыма йөрмиләр икән, димәк, минем халыкка да кирәгем шуның кадәрле генә", - дип аңлатты. Алай да 9 февраль көнне УНИКС концертлар залында “30 яшь” дип аталган өр-яңа тамашасын тәкъдим итте ул. "Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән - тулысынча эстрададан китәм", - дигән иде яшь артист. Инде күңелсез хәбәр кабатланды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәдән китә һәм бу юлы чынлап. "Алда күп концертлар калмады, рәхмәтемне белдерәм. Кемнәр минем белән булды -  барыгызга да рәхмәт!" - ди ул.

Матбугат.ру