1997 елда зур экраннарга чыккан «Брат» нәфис фильмын күпләр хәтерлидер.  Жанры буенча боевик, криминаль драма. Режиссер Алексей Балабанов үзәккә чыгарган 90 еллар герое Данила Багровны фильмда Сергей Бодров уйнаган иде. Картина “Афиша” журналы версиясе буенча Русиянең 100 төп фильмы исемлегенә кертелгән. 1997 елда “Кинотавр” фестивалендә Бодров - актер, Блабанов режиссер буларак гран-при яулады. Соңрак дилогиянең икенче өлеше  “Брат-2” дөнья күрде. Бәлки дәвамы да булыр иде, әмма кызганычка каршы, төп рольне уйнаган Сергей Бадровның фаҗигале үлеме мондый мөмкинлек бирмәде.   

Һәм менә бүген килеп шоумен Стас Барецкий “Брат-3” фильмын төшерә башларга җыенуы хакында белдергән. Төп рольгә үзенең тәртипсез кыланулары белән танылган Владислав Дациканы чакырган. Шулай ук Кирилл Терешкович һәм Никита Джигурданы җәлеп итәргә җыена.

Сергей Бодровның хатыны Светлана бу фильмның беркемгә дә уңыш алып килмәячәген кисәтә. Һәм Барецкий һәм аның компаниясен “убогий кешеләр” дип атый.

Э.Ибраһимова. 

Фото: Ачык чыганак.