Актер һәм продюсер Леонид Ярмольник хәзерге КВН комадаларын шаяра беләмәүдә гаепли. Бу хакта ул “Дождь” телеканалының Hard Day's Night тапшыруында әйткән.

Артист фикеренчә, тапшыруның дәрәҗәсе нык төшкән. “Соңгы елларда бу тапшыруны бөтенләй карарлык түгел. Бөтен уен барышында уңышлы бер шаяру ишетсәң – җиңүгә тиң. Элек исә КВН талантлы яшьләр өчен трамплин ролен уйный иде. Алар үзләренең сәләтенә лаеклы бәһа ала иде анда,”- ди Ярмольник.

Леонид Ярмольник күп еллар дәвамында КВН уеннарында жюри әгъзасы булып торды. Берничә ел элек Александр Масляков белән талашканнан соң ул бу тапшыруда катнашмый башлаган.

Э.Ибраһимова. 

Фото: ачык чыганак.