Forbes журналы һәр елдагыча Русия шоу- бизнесында иң танылган шәхесләрнең  керемен санады. Иң акчалы, матди яктан иң яхшы тәэмин ителгән актерлар исемлеген Дмитрий Нагиев җитәкләгән. Аның еллык кереме – 205 000 000 сум.

Аннан кала исемлектә – Федор Бондарчук (1,3 млн. доллар), Светлана Ходченкова (1 млн. доллар), Владимир Машков (1 млн. доллар), Данила Козловский (0,9 млн. доллар), Константин Хабенский (0,8 млн. доллар),  Сергей Безруков (0,6 млн. доллар) һәм Никита Михалков (0,35 млн. доллар).

Моннан 10 ел элек ТНТ каналында шау-шулы “Окна” программасын алып баручы бөдрә чәчле Нагиевны Русиянең иң кирәкле артисты дип уйламас та идек. Кайвакыт телевизорның кайсы каналын гына ачсак та, анда Нагиев утыра сыман. Ул – актер да, алып баручы да, рекламада төшүче дә... Нәтиҗәдә, эш хакын  мул алучы да нәкъ Дмитрий Нагиев булып чыга.

                    Руфина Хәсәнова.

Фото ачык чыганактан алынды.