Андрей Малахов һәм Наталья Шкулёваның малайларына 1 яшь тә 3 ай тулды. Шоумен сүзләре буенча, малай аларны аптырата: бала тиз арада симергән. Шул сәбәпле, әти-әнисе кечкенә малайны диетага утыртырга мәҗбүр була. 

 - Наташа улыбызның ипине чамадан артык ашамасын дип  күзәтеп тора инде. Ә ул исә, барлык балалар кебек, нәкъ тыелган ризыкларны ярата. Шуңа күрә кичен улыбыз диета тота. Улыбызга 1 яшь тә 3 ай, һәм аның гәүдә авырлыгы 15 килограмм, бу бераз артыграк, миңа калса, - дигән Андрей Малахов Борис Корчевниковның "Судьба человека" тапшыруында. 

Чыганак: deti.mail.ru