Владимирда кем күбрәк тәбикмәк ашый дигән конкурста катнашучы вафат булган. Бу хәл Масленица бәйрәм иткән мәйданчыкларның берсендә була. 
"Ир конкурста катнаша, аны җиңүче дип игълан иткәч, ул бер читкә китә һәм үзен начар хис итә. Егыла. Ашыгыч ярдәм бригадасына аның үлемен расларга гына кала", - ди Владимир өлкәсенең Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ирина Минина. 

 

Тәбикмәк ашап төелгәнме, яисә ирнең үлемендә башка сәбәпләр бармы - әлегә билгесез. Хокук саклау органнары медицина экспертизасы нәтиҗәләреннән соң гына конкурста катнашучы ирнең үлеме сәбәбен игълан итәчәк. 

Ай-һай, тамак тәмугка кертә диюләре хак микән?..

РИА Новости. 

Фото: социаль челтәрдән алынды.